Найти в Дзене
Балаларны ана тудыра, батырларны көрәш тудыра

Балаларны ана тудыра, батырларны көрәш тудыра

Әлеге сәхифәдә Чаллы Башы авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән батырларның истәлекләре тупланган
подборка · 23 материала
Шәйдуллин Сәмигулла Шәйдулла улы
Мәктәп альбомына “Вәлиев Сәмук” дип язып куелган кеше Шәйдуллин Сәмигулла Шәйдулла улы булып чыкты. (Туу турында таныклыгында шулай язылган). Әнисе Акъяр авылына кияүгә чыккан, Сәмигулла 1919 нчы елда шул авылда туган. Яшьли әтисез кала, әнисе кире Чаллы Башына кайта, Вәлиев Әсәдулла абыйның әтисе Насихка кияүгә чыга. Бала чагы бу авылда үтә. Үсеп җиткәч, Костромага китә, сугышка да шуннан алына. Шунысы кызык, аның турындагы газета мәкаләсендә дә исемнәр төрле: ”Сәмук Насибульевич Шайдуллин – один из кадровых строителей...
Хисмәтуллин Мөнип Хисмәтулла улы
1938 нче елда Совет Армиясенә хезмәткә алына. Шуннан соң өйгә кайтырга туры килми – Бөек Ватан сугышы башланып китә. Фронтта сержант, радист була. 1945 нче елның февраленә кадәр күп кенә бәрелешләрдә катнаша. “Кызыл йолдыз” ордены, 5 медаль белән бүләкләнә. Сугышта каты яраланып, аягын өздерә. 2нче группа инвалид булып кала. 1945 нче елда туган авылына кайтуга, эшкә керешә...
Хәбибуллин Галимулла Хәбибулла улы
1935-1938 нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, тыныч тормышта озак яшәргә туры килми, Бөек Ватан сугышына китә. 47нче артиллерия полкында хезмәт итә, Мәскәүне, Можайскны азат итүдә катнаша. Мәскәү янындагы бәрелешләрдә җиңәләр һәм немец фашистларын куа китәләр. Великие Луки шәһәренә кадәр барган сугышларда, 1942 нче елда Ворошиловград шәһәрен саклауда һәм Донбассны азат итүдә катнаша...
Сөләйманов Минзакир Сөләйман улы
Бөек Ватан сугышының икенче көнендә үк фронтка китә. Наладчик булып хезмәт итә. Мәскәү янындагы сугышлардан соң, Литваның Нарва шәһәрендә барган көрәшләрдә катнаша. Латвия, аннары Эстониягә көрәшә. Эстониядә озак сугышырга туры килми, чолганышта калалар...
Сөләйманов Миншакир Сруретдин улы
1924 нче елда дөньяга килә. 1942 нче елның август аенда немец фашистларына каршы сугышка китә. Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. 25 нче махсус гвардия Себер Кызыл орденлы, Суворов һәм Кутузов орденлы Богдан Хмельницкий исемендәге бригадада хезмәт итә...
Сибгатуллин Сагидулла Гайнулла улы
1927 нчче елның 6 нчы маенда дөньяга килә. 1944 нче елның 2 нче декабрендә армиягә китә. 82 нче миллионлы миномет батальонында курсант булып хезмәт итә. 1945 нче елның ноябрь аенда чит илгә чыга, 1951 нче елга кадәр шунда була, җиде ел хезмәттән соң туган авылына әйләнеп кайта...