Найти в Дзене
«Бу җирнең бер өлешендә аз-маз урманнар бар, ә икенче өлеше бөтенләй урмансыз. Шуңа күрә анда падишаһ та, аксөякләр дә, гади кешеләр дә ашларын сыер һәм ат тизәге ягып пешерә, шул ут янында җылына. Тагын шунысы да бар: бу җирнең йөздән бер өлеше дә диярлек уңдырышлы түгел. Елга сулары белән сугарылмаса, ул җимеш тә, иген дә бирми. Әмма анда елгалар да, чишмәләр дә бик аз, зур елгалар сирәк очрый. Шуңа күрә авыллар да, шәһәрләр дә юк диярлек. Бер генә шактый яхшы шәһәр бар дип сөйлиләр, ул Каракарон дип атала. Ләкин без аны үз күзебез белән күрмәдек, бары тик императорның төп сарае булган Сыр-Орда янында, ярты көнлек юл ераклыгында гына булдык. Җир башка яктан уңдырышсыз булса да, мал-туар асрау өчен ярыйсы ук уңайлы, әмма бик мул түгел.» Плано Карпини буенча (XIII гасыр)
11 часов назад
«Татар җиренең торышы, аның табигате һәм һавасының бүленеше турында» Димәк, югарыда әйтелгән бу җир шәрыкның шундый бер өлешендә урнашкан ки, безнеңчә, анда шәрык төньяк белән тоташа. Аларның көнчыгышында — Кытайлар һәм Соланглар җире, көньягында — Саррациннар иле, көньяк-көнбатышында — Гуирлар җире, көнбатышында — Найманнар өлкәсе. Ә төньяктан Татар җире Океан диңгезе белән уратып алынган. Бу җирнең бер өлеше бик таулы, икенче өлеше — киң тигезлек. Әмма туфрагының күпчелеге вак ташлы һәм каты, балчыклы урыннар сирәк очрый; нигездә ул комлы җирләрдән тора. — Плано Карпини буенча (XIII гасыр)
1 день назад
Казан ханлыгындагы күп кенә ырулар арасында аеруча дәрәҗәле һәм көчле дүрт ыру аерылып торган: Ширин, Аргын, Кыпчак һәм Барын. Болар — идарәче дүрт төп ыру булган. Нәкъ менә дүрт ыруны аерып күрсәтү йоласы (ыру исемнәре ханлыктан ханлыкка үзгәреп торса да) Җучи Олысы дәүләт төзелешенә, ә аннан да борынгырак — борынгы төрки заманнарга барып тоташа.
2 дня назад
Ибн Фадлан Болгарга килгәндә, мондагы кешеләрне “ерак төньяк халкы” итеп кенә күз алдына китергән. Әмма күргәннәреннән соң ул бөтенләй башка болгарлар турында яза. Аның язмаларында болгарлар көчле, тәртипле һәм чисталык яратучы халык булып күренә. Ул иртәнге азан тавышын, кешеләрнең намазга җыелуын, сәүдә кайнаган базарларны тасвирлый. Аеруча аны салкын һава гаҗәпләндерә. Ул хәтта: “Җир шулкадәр туңа, агач та таш кебек була”, — дип яза. Тагын бер кызык нәрсә — Ибн Фадлан болгарларның кунакчыл булуын искә ала. Юлчыларны каршы алу, табын әзерләү, хөрмәт күрсәтү ул вакытта да мөһим булган. Кайбер гадәтләр бүгенге татар тормышында да сизелә кебек.
3 дня назад
Салават Юлаев яшь вакытында ук Пугачёв күтәрелешенә кушыла. Ул атлы төркемнәр белән Урал якларында йөргән, заводлар һәм ныгытмалар тирәсендә булган сугышларда катнашкан. Аның янында башкортлар гына түгел, татарлар да булган. Алар бергәләп патша гаскәренә каршы чыкканнар. Салават еш кына алгы сафларда йөргән, юлларны яхшы белгән һәм кешеләрне тиз җыйган дип язалар. Көтерелеш җиңел тәмамланмый. Соңыннан Салаватны тотып, еракка сөргенгә җибәрәләр. Әмма аның исеме халык хәтерендә кала.
6 дней назад
Биләр — борынгы татар шәһәре Биләр X гасырда барлыкка килгән һәм Идел буе Болгар дәүләтенең зур шәһәрләренең берсе булган. Ул сәүдә һәм һөнәрчелек үзәге булып үскән. Шәһәрдә осталар, сәүдәгәрләр һәм галимнәр яшәгән. Археологлар монда йорт урыннары, акчалар, савыт-саба һәм башка борынгы әйберләр таба. Бүген Биләр — тарихи һәм археологик урын. Ул безгә татар халкының үткәнен өйрәнергә ярдәм итә. Биләр тарихы — безнең уртак мирасыбыз.
1 неделю назад
Алтын Урданың икенче мәркәзе Сарай-Бәркә дә шул ук, Актүбәнең сулъяк ярында, Сарай-Батудан югарырак урнашкан булган. XIV йөздән калган язма чыганакларда нәкъ менә шушы Сарай телгә алына. Әл-Гомәри: «Сарай каласы Бәркә хан тарафыннан Туран (Идел) дәрьясы ярына салынган. Җире тозлак, ягъни тозлы туфрак (соланчак), дивар-мазар күренми. Патша яши торган сарай башына ике Мисыр кыйнтары авырлыгындагы яңа алтын ай менгереп куйганнар. Хан Сарае тирәсендә—төрле ошарлар, манаралар, аның әмирләре яшәгән йортлар. Мондый сарайда алар (ханнар) кыш үткәрәләр. Бу дәрья... Нил дәрьясыннан 3—4 тапкыр зуррактыр; анда зур каеклар йөзә, алар руслар һәм славяннар иленә баралар. Елга славяннар җиреннән башлана да. Ул, ягъни Сарай — олуг шәһәр; анда базарлар, мунчалар, диният биналары бар, анда товарлар килә...» Равил Фәхретдинов
1 неделю назад
Казан ханлыгының кыскача тасвирланган мәйданы, аның гомуми җире, татарларны һәм Казанга буйсынып яшәгән башка халыкларны берләштергән бер дәүләт җире булып саналган. Тарихи чыганакларда Казан ханлыгына төрки телле башка халыклар һәм фин-угор кабиләләре керүе турында язылган. Мәсәлән, 1469 елда Мәскәү гаскәренең Казанга яуга чыгуын язганда шундый бер вакыйга теркәлгән: Казаннан качып чыккан бер рус әсире Идел буена урнашкан рус гаскәре лагерена хәбәр китергән: «Казан падишасы Обреим (Ибраһим) үзенең бөтен җиреннән, Кама буеннан, Сыплин ягыннан, костяк, Агыйдел, вотяк һәм бакшыр якларыннан гаскәр туплаган». Равил Фәхретдинов
1 неделю назад
Хаклык өчен шунысын да әйтергә кирәк, безгә кадәр килеп җиткән кайбер татарча хикәятләрдә һәм борынгы төрки-татар язмаларында Казан ханлыгы һәм хәтта аннан соңгырак чор татарлары турында сөйләгәндә еш кына «мөселманнар» дигән атама кулланыла. Бу, әлбәттә, этноним түгел, ә үзенә бер төрле дини термин, башка дин, төгәлрәк әйткәндә, христиан дине тоткан кешеләргә—кяферләргә каршы кую өчен әйтелгән атама. Шуңа күрә, бигрәк тә татарларны көчләп чукындырулар чорында барлыкка килгән милли әдәбиятта, «татар» исемен «мөселман» дип аерым басым ясап әйтү тулысынча аңлашыла, һәм ул, мөселманлыкны—ислам динен һәм мәдәниятен яклап, христианлаштыруга каршы урынлы протест булып яңгырый. Равил Фәхретдинов
1 неделю назад
Археологик өйрәнүләр нәтиҗәсендә Сарай-Батуның ярыйсы ук җиһазлы, яшәү өчен җайлы булганлыгын әйтергә мөмкин: анда җылыту, суүткәргеч, канализация торбалары эшләп торган. Сарайларны, башка төрле җәмәгать биналарын яндырылган кирпечтән известьле измә белән ныгытып төзегәннәр, ә гадиерәк йортларны яндырмаган кирпечтән яки агачтан салганнар. Археологлар зур-зур заллары һәм торак бүлмәләре булган ике сарай калдыгын казыдылар. Берсенең урта бер җирендә бассейн булып, суы һәрдаим алмашынып торган; чак кына арырак—тәхет өчен калку җир, ә тәхет өстенә зиннәтле итеп эшләнгән түбә корылган булган. Моның хан сарае булганлыгы шиксез. Шәһәр урынында шулай ук затлы савыт-саба, төзелеш өчен кирәкле җиһазлар, алтын-көмеш әйберләр җитештерүче остаханәләрнең калдыклары да казып өйрәнелде. Равил Фәхретдинов
1 неделю назад
Сарай-Бату гаҗәеп зур бер шәһәр булып, ул заман өчен искиткеч киң—36 кв. км мәйдан били. Моны иңе 4, ә буе 9 чакрымлы итеп күз алдына китерергә була. Урта гасырлардагы каланы бүгенге күп катлы биналардан торган шәһәр белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Йортлар анда күбесенчә берәр генә катлы булып, фәкать хан һәм әмир-бәк сарайлары, мәчетләр, мавзолей-төрбәләр, кәрван-сарайлар, җәмәгать мунчалары гына зураеп, калкынып торганнар. Шәрык дөньясына хас булганча, базарлар шактый зур мәйдан биләгән. Аксөякләрнең шәһәр читендәге утарларын да онытырга ярамый. Җәмгысы бергә шактый зур мәйдан килеп чыга: Сарай чаклы зур кала Көнчыгыш Европада гына түгел, Көнбатышында да булмый. Равил Фәхретдинов
2 недели назад
IX–XI гасырларда кимак кабиләләре Иртыштан алып бүгенге Казахстан далаларына кадәр сузылган киң җирләрдә хакимлек иткән. Алар берләшмәсенә күп төрки халыклар кергән, ә дәүләт башлыгы «каган» титулын йөрткән. Бу исем Бөек даладагы иң югары хакимият билгесе саналган. Тарихчылар фикеренчә, кимак дөньясы кыпчаклар һәм башка төрки халыклар мәдәнияте формалашуда зур роль уйнаган. Каганат җирләре аша Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтырган сәүдә юллары үткән. Монда һөнәрчелек, күчмә терлекчелек һәм хәрби сәнгать үсеш алган. Кимаклар тарихының татар халкы белән бәйләнеше дә аеруча кызыклы. Төрки мирас, дала гореф-гадәтләре, хәрби тәртип һәм каганат мәдәнияте соңрак Дәште Кыпчак һәм Алтын Урда халыклары үсешенә көчле йогынты ясаган.
2 недели назад