Найти в Дзене
Эх, авылым
Эх, авылым, синдә яшәр идем! Яшәр идем бер дә китмичә. Җиләк җыя- җыя,  Яфрагыннан чык тамчыларын бер дә түкмичә. Яшәр идем һәрбер таңың күреп, Сукмаклардан йөгереп күлләргә. Эх,авылым, синдә яшәр идем, Китмәс идем башка җирләргә. Кар яудырып ап- ак кышлар килә, Көмеш туннар кия өйләрең...
1 год назад
***
Безгә кеше нәрсә әйтер диеп Күптән үткән инде борчулар. Борчылмале син дә янып-көеп, Синең юлдан барганмы алар? Күпне белә кеше, күп ишетә, Сөйләүчесе микән остарган? Дөресме, юкмы, сүз ерак китә, Очы- кырыйлары югалган...
1 год назад
Вакыт урлый барнәрсәне
Барнәрсәне вакыт кына урлый, Уйлап карагыз әле сез дә бер. Еллар агышларын саный- саный Җәлләми ул, урлый барыбер. Сорап тормый, урлый матурлыкны, Йөзеп китә яшьлек, югала. Вакыт кына, гаепләгез шуны, Көтеп тора алмый, кузгала. Бик ярата ул ашыктырырга, Вакыт узганына шаккатам...
1 год назад
*** Сизелми дә, җәйләр узып китә, Алып китә җылы көннәрен. Көймәләрдә еллар йөзеп үтә, Тотып калып булмый үзләрен. Хушлашмый гына ашкына алар, Туктаталмыйм елга агышын. Тик дулкыннар гына, тик дулкыннар Чәчерәтә дымлы сулышын. Ярдан карап калдым көймәләргә, Кире йөзмәсме, дип берәрсе. Ташкыннардай җәйләр үткәненә Ничек кенә инде түзәсе?.. Наиля Зарипова
1 год назад
Яз сулышы
Яз сулышы керде тәрәзәдән, Тик урамда хаман кыш әле. Карлар эри башлар инде тиздән, Куш әле, табигать, куш әле ! Таңнан кояш кайнар нуры белән Үтүкләсен бозлы юлларны. Әкрен генә гөрләвекләр белән Озатарбыз без салкын кышларны...
1 год назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала