Найти в Дзене
Бичура
Кайвакыт үткәннәр искә төшә дә, көлеп җибәрәм. Тиле кеше сыман үз-үземнән көлеп утырам. Бигрәк ышанучан булганмын да инде. Хәзерге буын андый түгел бит. Алар башка планета кешеләре кебек. Менә хәзер кызларга “чәеңне калак белән эчмә, ирең вакычыл була” дисәң, кул гына селтиләр бит инде. Ә без ышана идек, һич югы үзем олыларга бик ышана идем. Өлкән кеше минем өчен бик акыллы, дөньяда күпне күргән, тәҗрибә туплаган зур хөрмәткә лаек зат кебек иде. Шундый тәрбия биргән инде әнкәй. Кечкенә чактан ук эшкә өйрәтеп үстерде...
7 месяцев назад
“Хәзер кеше бу кадәр әйбер алмый”
Сез кибетләргә йөрергә яратасызмы ул? Әйбер күп аласызмы? Мин үзем бер керсәм, күп җыям. Шуңа сирәк йөрим. Исемлек белән барсам да киштәләрне барлап чыккан арада кирәкле әллә ниләр исемә төшә. Өстәвенә акция белән сатылган ташламалы товар күзне кызыктыра. Дөресен әйткәндә, кибеткә бөтенләй йөрмәү мөмкинлеге булса, мин сөенер генә идем. Чөнки анда калган акча искә төшкән саен эч поша. Бигрәк тә хәзерге көндә. Шулай бер кечкенә кибеттә сатучының минем кебек күпләп әйбер алучы ир кеше белән сөйләшеп торганына колак салдым...
7 месяцев назад
Язгы төшләр...
Өй алдына чыккан җирдән язның матурлыгына исем китеп торам. Сарайларны алсу нурга төреп, читкәрәк салып куйган сап-сары мунча артына кызарып кояш тәгәри. Түбә кыегына тезелгән боз сөңгеләре белән шаярган нурлар, әлеге мунча тәрәзәсенә төшеп, әллә нинди шәмәхә төсләргә керә. Абзар тәрәзәләренә дә пәрдә корылган төсле, аллы-кызыллы шунда. Матур инде, кыскасы. Ә һавасының рәхәтлеге! Үпкәнең төбенә кадәр тутырып сулыйсы килә. Шунда: “Ник бу кадәр тансык, ник бу кадәр сагындырган икән соң бу күренеш”, – дигән уй кагылып китә җанга...
8 месяцев назад
Сез мине хәтерлисезме? (сәер төшләр)
Тавык төшенә тары керә дигәндәй... Эшкә бәйле төшләр еш күрәм мин. Бервакыт ниндидер сәер җиргә килеп чыктым. Аерым ачык шуны хәтерлим, бу төшнең бер өлеше кабатланган кебек: мин бу урында инде икенче тапкыр йөрим. Акрын гына таныш коридордан керәм, телефонны алам, видео төшерә торган форматка әзерлим. Хәрби кеше автоматын корган кебегрәк кыланмышлар. Атлавым да шул чама, аяклар мамык инде, идәнгә басканың ишетелми. Озын коридорның яктырак җирендә, томанлырак урында кемнәрдер бар. Һәм мин камераны...
8 месяцев назад
ЖӘЛЛӘМӘГЕЗ СЕЗ АЛАРНЫ (сәер төшләр)
Концерт бара. Тамаша залы халык белән шыгрым тулы. Җитәкчеләр, жюри әгъзалары, чараны оештыручылар балконнарда утыралар. Мин аста. Халык арасында, уртадарак. Керәшеннәр сәхнәне гөрләтеп кереп киттеләр. Икенче төркем чыкты. Яшьләр, студентлар дип аңладым. Өздереп җырладылар, дәртләндереп биеделәр. Якында утыручылар, сокланып, “мишәрләр шул” дип пышылдашып алдылар. Зал дәррәү кул чапты. Чыннан да кайнар алкышларга лаек рәхәт тамаша иде ул. Шунда икенче каттагы балконнан, чәчләре күптән агарып затлы ефәккә охшап калган, бер матур гына олы кеше калыкты...
8 месяцев назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала