Найти в Дзене
ВЕТЕРАННАР Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре Авыр еллар хәтирәсе булып, Сыкрый әле иске яралар. Сезнең батырлыктан үрнәк ала Җирдә күпме газиз балалар. Кызганмыйча соңгы көчегезне, Сакладыгыз изге Ватанны. Сезнең исем җирдә генә түгел, Хәтта Галәмгә дә яңрады. Үткән тормышыгыз китап кебек: Һәрбер бите чиста, пакь аның. Сезнең бөек исем, һич тапланмый, Күп гасырлар буена сакланыр. Рәхмәт сезгә, безнең ветераннар, Бу бәхетле, якты көннәр өчен. Саклар һәркем җирдә тынычлыкны, Аямыйча үзенең бөтен көчен. erlar.ru/node/2369
3 дня назад
ҖИҢҮ ТАҢЫ Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре Кайгы-хәсрәт тулы яу ачысы Телә һаман күпме бәгырьне. Дүрт ел буе көткән Җиңү таңы Һәркем өчен изге, кадерле. Кушымта: Һәр ел саен туар Җиңү таңы, Киләчәккә өмет уятып. Туган илебезнең якты күге Тыныч булсын гына һәрвакыт. Тәүге Җиңү көне әле дә истә, Шатландырды бит ул барысын. Һәрбер йөрәк кабатлады гүя — Мондый сугыш бүтән булмасын. Еллар аша моңсу хатирәдәй, Искә төшә сугыш еллары. Туган илгә җиңү алып кайткан Курку белмәс кыз һәм уллары. Источник: erlar.ru/node/3034
3 дня назад
Опубликовано фото
1 неделю назад
ШАГЫЙРЬ ҺӘМ ТӘРҖЕМӘЧЕ ӘХМӘТ ИСХАКНЫҢ ТУУЫНА 121 ЕЛ Совет чоры татар шигъриятенең олы буын вәкилләреннән Әхмәт Исхак (Әхмәт Габдулла улы Исхаков) 1905 елның 1 маенда Казанда дөньяга килә. Аның әтисе Габдулла абзый гомере буе шәһәр байларында хезмәт итеп, малае Әхмәт туганда сәүдәгәр Галиевләрнең күн аяк киемнәре фирмасында конторчы булып эшли торган була. Заманының шактый яңача карашлы кешесе буларак, ул үз балаларының укып белем алуларын тели һәм җиде яше тулуга Әхмәтне татарның ул вакыттагы алдынгы уку йортларыннан берсе саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә бирә. Булачак шагыйрь монда 1918 елга кадәр, ягъни мәдрәсә совет хакимияте тарафыннан ябылганчыга хәтле укый, 1919 елдан исә укуын Казанда яңа ачылган педагогия техникумында дәвам иттерә. 1922 елда техникумны тәмамлаганнан соң, комсомол яшьләрнең Татарстан өлкә комитеты янындагы матбугат бүлегендә экспедитор, соңыннан экспедициянең мөдире булып эшли. Шушы елларда ул, инкыйлаб алып килгән үзгәрешләр белән рухланып, шигырьләр яза башлый. Унсигез яшьлек егетнең «Кызыл кошлар» исемле беренче шигыре 1923 елда «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында басыла. Шуннан соң шигъри әсәрләре һәм төрле иҗтимагый темаларга язган мәкаләләре, очерклары республика көндәлек матбугатында әледән-әле чыгып тора.1925 елда яңа оешкан Таткино идарәсе Ә.Исхакны Мәскәүгә Дәүләт кино техникумының сценарий бүлегенә укырга җибәрә. Ләкин шул ук елны техникумның сценарий бүлеге бетерелү сәбәпле, ул, укуын ташларга мәҗбүр булып, Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша. Монда эшләгәндә Мәскәүдә яшәүче татар әдипләре, шул җөмләдән Муса Җәлил белән якыннан аралаша. 1929 елда яшь шагыйрьнең Мәскәүдәге СССР халыклары Үзәк нәшриятында «Таш урамнар җыры» дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Мәскәүдә өч ел чамасы торып, яңадан Казанга кайткач, Ә.Исхак 1939 елга кадәр «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында һәм «Чаян» журналы идарәсендә бүлек мөхәррире һәм мөдире, җаваплы сәркәтип кебек вазифаларны башкара, 1939-1942 елларда исә СССР Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле булып тора. 1942 елның язында армия сафларына алынып, Алтай краендагы хәрби пехота училищесына курсант итеп җибәрелә. Шул ук елны уку курсын тәмамлагач, Ерак Көнчыгыштагы хәрби частьларда, соңыннан, 1945 елның августында армиядән азат ителгәнгә кадәр, Украина шәһәрләрендә хезмәт итә. Сугыштан соң, 1963-1969 еллар арасында юмор-сатира журналы «Чаян»ның баш мөхәррире булып эшләвен исәпләмәгәндә, Ә.Исхак үзен тулысы белән әдәби иҗат эшенә багышлый. Бу еллар эчендә шагыйрьнең татарча һәм рус теленә тәрҗемәдә утыздан артык китабы дөнья күрә. Алар арасында төрле жанр әсәрләре . шигырь һәм поэма, сатира һәм мәсәл җыентыклары, шигъри тупланмалар, балаларга атап язган әкиятләр, опера театры өчен либреттолар, Г.Тукай, М.Җәлил турындагы әдәби-гыйльми китаплар бар. Аның поэтик таланты бигрәк тә публицистик лирика, сатира, мәсәл жанрларында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә калкурак ачыла. Русчадан һәм башка милли телләрдән татарчага ул йөз мең юлдан артык шигырь һәм поэмалар тәрҗемә итә. Алар арасында А.Пушкинның «Балыкчы һәм балык турында әкият», «Руслан һәм Людмила» поэмалары, «Евгений Онегин» романының беренче өч бүлеге, М.Лермонтовтан «Демон», «Боярин Орша», «Мцыри», «Бородино» поэмалары, Н.Некрасовтан «Тимер юл», «Парадный ишеге төбендә уйланулар», «Мазай бабай» әсәрләре, В.Маяковский, С.Щипачев, К.Симонов, А.Сурков шигырьләре, И.Крылов, С.Михалков мәсәлләре, Көнчыгыш төрки халыклары поэзиясеннән Нәвоиның «Фәрһад вә Ширин» поэмасы, Низами, Нәсими, Мәхтүмколый, Абайларның поэтик әсәрләре бар. Татар поэзиясенең чишмә башы – XIII гасыр Идел буе шагыйре Кол Галинең биш мең юллы мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» поэмасын хәзерге татар әдәби теленә күчерүгә дә ул үзеннән зур өлеш кертә. 1985 елда Ә.Исхакның төрле милләт шагыйрьләреннән сайланма тәрҗемәләре тупланган «Илһамнар чишмәсе» исемле күләмле китабы басыла. Гомумән, үзе исән вакытында әдипнең, тәрҗемәләрен дә исәпләгәндә, дүрт дистәгә якын китабы басылып чыга, шулардан унбере – рус теленә тәрҗемәдә, егермеләбе – татар теленә тәрҗемә ителә.
1 неделю назад
ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН СӘНГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ, ШАГЫЙРӘ РЕЗЕДА ТӘФКАЛҮН КЫЗЫ ВӘЛИЕВАНЫҢ ТУУЫНА 96 ЕЛ Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Резеданың бала чагы һәм мәктәп еллары Салават районының Лаклы, Михайловка һәм Каратаулы авылларында уза. 1947 елда Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, тоташтан утыз дүрт ел (1952–1986) Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир хезмәтендә була. Р.Вәлиева – нигездә, балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960–2005 еллар арасында, балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Балалар язучысы буларак, Р.Вәлиеваның иҗади уңышлары ватандарлык хисләрен чагылдырган, героик темаларны яктырткан поэмаларында («Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Канатлы җайдак», «Шагыйрь гомере» һ.б.), шигъри әкиятләрендә һәм бигрәк тә кече яшьтәге балалар тормышына, хайваннар, кош-корт, җәнлекләр дөньясына багышланган лирик һәм юмористик шигырьләрендә ачык күренә. Бер үк вакытта аның иҗатында мәхәббәт лирикасы, җыр һәм проза жанрлары да лаеклы урын били («Язгы сулар», «Якты яр», «Китмә, сөю!» җыентыклары). Нинди генә укучылар аудиториясен күздә тотып язмасын, шагыйрә кешеләр күңелен югары, гуманлы идеаллар белән рухландырырга омтыла. «Минем иҗатымда кызыл җеп булып сузылып барган төп тема – Мәхәббәт. Туган җиргә, табигатькә, туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә һәм ата-анага, өлкәннәргә – гомумән, кешеләргә ихтирам, миһербанлык, игелеклелек хисләре», – дип билгели ул үзенең язучылык кыйбласын. Р.Вәлиева – татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе. Иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында, алтмышынчы-җитмешенче елларда, рус яшүсмерләр һәм балалар әдәбиятыннан ул Н.Верзилинның яшел табигать серләре турында фәнни-популяр эчтәлектәге «По следам робинзонов» исемле китабын («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н.Поповның тарихи-биографик «Юность Андрея» («Андрейнең яшьлеге», 1960), Л.Смилянскийның «Сашко» (1961), Л.Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965) повестьларын, А.Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), С.Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) исемле шигъри җыентыкларын татар теленә тәрҗемә итә. Ул 1999 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Р.Вәлиева – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
1 неделю назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала