ВЕТЕРАННАР Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре Авыр еллар хәтирәсе булып, Сыкрый әле иске яралар. Сезнең батырлыктан үрнәк ала Җирдә күпме газиз балалар. Кызганмыйча соңгы көчегезне, Сакладыгыз изге Ватанны. Сезнең исем җирдә генә түгел, Хәтта Галәмгә дә яңрады. Үткән тормышыгыз китап кебек: Һәрбер бите чиста, пакь аның. Сезнең бөек исем, һич тапланмый, Күп гасырлар буена сакланыр. Рәхмәт сезгә, безнең ветераннар, Бу бәхетле, якты көннәр өчен. Саклар һәркем җирдә тынычлыкны, Аямыйча үзенең бөтен көчен. erlar.ru/node/2369
АЛДА ӘЛЕ ЯКТЫ ТАҢНАР БАР Язлар җитсә, күңелем канатлана, Ашкынамын туган якларга. Тәүге ояларын сагынып кайта Ераклардан сайрар кошлар да. Җәйләр җитсә, бигрәк сагындыра Яшел хәтфә болын-тугайлар. Печән исе катыш челләләре, Җиләккә бай ямьле аланнар. Көзләр җитсә, озатып карап калам Моңсу гына очкан кошларны. Күңел ияләнгәч, бигрәк авыр Калдырып китү туган якларны. Кышлар җитсә, сокланып туялмыйм Талгын гына яуган карларга. Ак мамыктай энҗе бөртекләре Сафлык булып иңә җаннарга. Гомер үтә диеп моңсуланмыйк, Алда әле якты таңнар бар. Күңелләрне назлап иркәләрлек Өмет тулы ямьле язлар бар. (2012) ©МаратАйбаш