“Извини, брат, белмәдем...”
Тормыш күренешләре Редик, Эдуард белән эшкә башлаган беренче айларында ук телгә килде. —Мин синең кебек җылы кабинетта чәй эчеп утырмыйм. Акчаны дөрес исәплә! — дип кычкырды Редик. — Кеше хакына кергәнем юк, — диде Эдуард тыныч кына. Эшчеләр бригадасын җитәкләгән Фәнзир, ишек артына басып ике арадагы бәхәсне тыңлап тора, күңеленнән шатлана. —Аңламыйсың гына, Редик, көн саен иртә белән эшкә килеп шефка сине әләкләп чыга... — Фәнзир, Редикның тагын кыздырырга теләп күңеленә коткы өстәп кенә тора. Атна саен үткән оператив сөйләшүләрдә Эдуардның һәр сүзеннән гаеп таба Редик...