Найти в Дзене
“Извини, брат, белмәдем...”
Тормыш күренешләре Редик, Эдуард белән эшкә башлаган беренче айларында ук телгә килде. —Мин синең кебек җылы кабинетта чәй эчеп утырмыйм. Акчаны дөрес исәплә! — дип кычкырды Редик. — Кеше хакына кергәнем юк, — диде Эдуард тыныч кына. Эшчеләр бригадасын җитәкләгән Фәнзир, ишек артына басып ике арадагы бәхәсне тыңлап тора, күңеленнән шатлана. —Аңламыйсың гына, Редик, көн саен иртә белән эшкә килеп шефка сине әләкләп чыга... — Фәнзир, Редикның тагын кыздырырга теләп күңеленә коткы өстәп кенә тора. Атна саен үткән оператив сөйләшүләрдә Эдуардның һәр сүзеннән гаеп таба Редик...
3 года назад
Балтачлы, композитор, популяр җырлар авторы, автор-башкаручы Алиһә Нур (Эльвира Хәмәтнурова)ның кызы Элеонора гаиләле булды!
Йөздән артык моңлы җыр авторы, күп җырларын үзе башкаруычы, Уфа шәһрендә яшәп ялкынланып иҗат итүче Балтач кызы Эльвира Хәмәтнурованың (псевдонимы - Алиһә Нур) кызы Элеонора Хәмәтнурова быел укуын тәмамлап тормышлы булды. Югары белемле яшьләр тормышка матур әзерлек белән аяк бастылар. Уфа шәһәрендә гөрләтеп туй үткәрделәр. Фатирлары, эшләре бар. Законлы никахлары тантанасында Эльвира Хәмәтнурованың әти-әнисе дә катнашты. Фанзавий Барый улы оныгына һәм киявенә туй мәҗлесендә бик матур котлау чыгышы белән чыкты...
3 года назад
Танып буенда балык кармаклый балыкчы ханым Эльмира Исмәгыйлова
Шөгыль Соңгы елларда Балтач районында, Йөгерек Танып елгасында балык кармаклау кебек матур шөгыльне үз иткән хатын-кызлар саны арта. Иске Балтач авылында яшәүче Эльмира Исмәгыйлованы тәҗрибәле балыкчы ханым буларак беләләр. Җәен дә, кышын да ял вакытларында Йөгерек Танып елгасы буенда балык кармаклый ул. Үз техникасы булган ханым, бу шөгыльнең серләрен күптән үз иткән. Узган җәйдә эре – эре корбан балыкларын ярга чыгаруда янәшәдәге ир-егет балыкчылар ярдәме дә кирәк булганына шәхсән үзем шаһитмын...
4 года назад
Кул сәгате
Балачак истәлекләре Без җиденче класста укыган ел. Класстагы дүрт малай кышкы айларда нарат күркәсе җыеп, аны урманчы Кавый абыйга тапшырып “Ракета” дигән кул сәгатьләре алдылар. Башта Илшат такты сәгатьне. Әтисе Балтачтан алып кайтып биргән. Ике атнадан — Илфат "Ракета"лы булды, ике көннән Илшатның әтисе Нәфис абый Радисны сәгатьле итте. Илгизгә әтисе Бөре шәһәреннән алып кайткан шундый ук кул сәгатен. Равил абый колхозның ягулык-майлау матераиллары ташуга махсуслашкан автомашинасын хезмәтләндерә...
4 года назад
Көтүче колбасасы
Тормыш күренешләре Ике хатын-кыз очрашса базар, өч хатын-кыз күрешсә ярминкә, ди безнең халык. И, дөрес тә әйтә бит ул халык. Борынгылар акылына торып-торып хәйран калырлык. Сынап әйткән, хак әйткән. Безнең авылда да шулай. Юк, күрешеп гайбәт сату турында түгел сүзем. Андый гөнаһларына керә алмыйм. Элек, китапханә эшләгән елларда, кичләрен хатын-кыз җыелышып китапханәдә фәлән авторның фәлән романы, яки повесте буенча фикер алышуы, почтада юллары кушылса, гәзит-журналларда дөнья күргән тәүге әсәрләрнең геройлары язмышы белән яшәүләре...
4 года назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала