Шанлы Үтәмешевлар нәселе татар дөньясында мәшһүр сәүдәгәрләр һәм байлары белән генә түгел, абруйлы дин әһелләре, маһир остазлары белән дә билгеле. Алар арасында иң атаклысы – Исмәгыйль Муса улы Үтәмешев. Ул 1809 елда хәзерге Кукмара районы Мәчкәрә авылында дөньяга килгән. Нәсел-шәҗәрәсе түбәндәгечә: Исмәгыйль бине Муса бине Габдулла бине Габдессәлам (Үтәмеш) бине Йосыф бине Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ бине Кодеш бине Сөләйман бине Колсөләйман. И. Үтәмешев башта үз авылында гыйлем алган, укуын тәмамлагач,бераз сәүдә белән шөгыльләнгән...
Айдар Гайнетдинов. Язма мирас / Письменное наследие татар
Әтнә районы эпиграфик истәлекләре
Борынгы кабер ташларын тарихи чыганак буларак файдалану зур әһәмияткә ия, чөнки алар ярдәмендә бик күп мәгълүмат алырга мөмкин: авылның барлыкка килү вакытын, анда элек кемнәр яшәгән, нинди титулларга ия булганнар, нинди атаклы шәхесләр чыккан, халыкның белеме, мәдәнияте һәм рухи үсеше ни дәрәҗәдә булган һ.б. Иң күп ташъязма истәлекләр Казан арты төбәгендә сакланган. Мәсәлән, үзебезнең эпиграфик эзләнүләребез нәтиҗәсендә, бер Арча районында гына 1288 борынгы кабер ташы табылган иде. Әтнә районының...
ШАГЫЙРЬ КОЛМӨХӘММӘДКӘ БӘЙЛЕ ЯҢА ТАБЫШ
Белгәнебезчә, археографик экспедицияләр барышында татар әдәбияты тарихына яңа исемнәр өстәлә яки билгеле булган әдипләрнең яңа әсәрләре ачыклана, яңа мәгълүматлар билгеле була. 2013 елда Мамадыш районына оештырылган археографик экспедициядә катнашып, безнең тарафтан да кызыклы материаллар ачыкланды. Шуларның берсе – Түбән Ушма авылында табылган кулъязма китап кыйммәтле табышлардан саналырга хаклы, чөнки шагыйрь Колмөхәммәднең (1777 – 1849) “Әйкыйз тәрҗемәсе” әсәрен үз эченә алган. Колмөхәммәд бине...
Ибраһим Юнысовның кабер ташы
Ибраһим Гобәйдулла Юнысов 1806 елда Казанда сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән. Аның шәҗәрәсе түбәндәгечә: Ибраһим бине Гобәйдулла бине Мөхәммәдрәхим бине Исхак бине Юныс. Ибраһим Юнысов өч тапкыр Татар ратушасының шәһәр башлыгы итеп сайланган, 15 ел буе Шәһәр Думасы гласные булып торган. Ул энесе Исхак белән бергә 1844 елда Мөселман балалары приюты ачкан, 1849 елда Казанда хәзерге “Нурулла” мәчетен салдырган, “Мәрҗани” мәчетенә бик нык ярдәм итеп торган. Ш. Мәрҗанине Казанның 1 нче мәчетенә имам итеп Ибраһим Юнысов чакырган һәм аңа үзенең ярдәмен күрсәткән...
