Ризаэтдин Фәхретдин Мәүлид бәйрәме турында
Һич шөбһә юктыр ки, дингә мөнәсәбәтле бер нәрсә, гасре сәгадәттән [пәйгамбәр заманыннан] мирас буларак калса, соңгы буыннар сәләфләрдән [пәйгамбәр заманында һәм аннан соң яшәгән берничә буыннан] алып дәвам иттереп килсәләр, моңа әһәмият бирергә, хәтта ки шәргый бер дәлил итеп санарга тиешле. Сәләфләр гасырыннан калган эш һәм мирас могтәбәр. Фәкать 12 рабигыль-әүвәл көнендә бәйрәм итеп килү гасре сәгадәттән мирас булып калган бер нәрсәме? Һиҗрәттән соң өч гасыр үткән һәм бу вакыт эчендә мөселманнар Мәүлид бәйрәмнәре ясау түгел, хәтта исеме булмаганын белә...