Сүз.Таш күңелне йомшартырга Назлы сүз кирәк. Туң йөрәкне эретергә Жылы сүз кирәк. ⠀ Жаның чәчәк атсын өчен, Матурлык кирәк. Күңел тынычлыгы өчен, Дус яшәү кирәк. ⠀ Карурманда юл табарга, Кыюлык кирәк. Адашмаска бу дөньяда, Иман бик кирәк...6 лет назад
БалачакАшаган бер жимешнең тешен жыеп бару гадәте бар иде бездә. Өйдәгеләр күрәгә ашагач та, калган төшне банкага салып куя. ⠀ Мин, кичләрен күңелсез булса, шыпырт кына түр якка чыгам да бабайга сүз катам: -Бабай, әйдә миңа чикләвек ватып бир әле! -Хәзер, "Время" бетсен дә... ⠀ Яңалыклар тапшыруы беткәч, бабай әкрен генә кузгала да пич өстендә торган банканы ала. Банка эчендә- күрәгә теше. Шкафтан чүкечне чыгарып, бабай идәнгә утыра. Агач идәннең тишекле урынын табабыз да шунда жимеш төшен куябыз. Кабыклары читкә таралмасын өчен, янәсе...6 лет назад
Көтү көткәндә яки жәйнең бер көне.Бүген балалар белән, пычрак ерып, болынга төштек. ⠀ Балачакның жәйләре шунда үтте дисәм дә, арттыру булмас. Төшеп калган каз каурыйларын, чәчәкләр жыю үзенә бер күңелле шөгыль иде ул вакытта. Тамырлары чыккан "шайтан агач"ында штаблар төзеп уйнаганнар ап-ачык булып исемдә калган. ⠀ Болын белән бәйле мажараларның иң кызыклысы авыл көтүенә чыгу булгандыр. Алдагы көнне таяклар, чыбыркылар, киясе киемнәр, су саласы шешә әзерләнеп куела. Иртә йокларга ятыла. ⠀ Көтүгә чыгасы көннең иртәсе бик күңелле башланып китә...6 лет назад
Диңгез кеше кебекДиңгез кеше кебек... Бер карасаң тыныч, дуламый. Иртәгесен хәл белергә килсәң, Ачуыннан дулкыннарын тыялмый. ⠀ Диңгез кеше кебек... Бер барганда ачык, эчкерсез Үтәкүренмәле төбен синең өчен Гүя күңлен ача, бер сүзсез. ⠀ Дулкыннарын атып бәргән чакта Төшеп кара диңгез төбенә! Ташын түгел, хәтта балыгын да Суы белән каплап яшерә ⠀ Диңгез кеше кебек...6 лет назад
Кеше ни әйтер...ШигырьКеше ни әйтер... ⠀ Мондый кием кимә инде, Кеше ни сөйләр. Күкрәгеңне ачыбрак куй, Шулай йөриләр. ⠀ Туйларны да зурдан итик, Күршедән оят. Ничек инде никах кына, Мәжлес мул кирәк. ⠀ Машинагыз бигрәк иске, Кеше көләрлек. Иномарка алыгыз сез, Кредитка кереп. ⠀ Кеше әйтә кебек инде Фатиры юк, дип. Ипотека ала яшьләр Ә без кемнән ким? ⠀ Телефоным айфон түгел, Кытай искесе...6 лет назад