Найти в Дзене
Сүз.
Таш күңелне йомшартырга Назлы сүз кирәк. Туң йөрәкне эретергә Жылы сүз кирәк. ⠀ Жаның чәчәк атсын өчен, Матурлык кирәк. Күңел тынычлыгы өчен, Дус яшәү кирәк. ⠀ Карурманда юл табарга, Кыюлык кирәк. Адашмаска бу дөньяда, Иман бик кирәк...
6 лет назад
Балачак
Ашаган бер жимешнең тешен жыеп бару гадәте бар иде бездә. Өйдәгеләр күрәгә ашагач та, калган төшне банкага салып куя. ⠀ Мин, кичләрен күңелсез булса, шыпырт кына түр якка чыгам да бабайга сүз катам: -Бабай, әйдә миңа чикләвек ватып бир әле! -Хәзер, "Время" бетсен дә... ⠀ Яңалыклар тапшыруы беткәч, бабай әкрен генә кузгала да пич өстендә торган банканы ала. Банка эчендә- күрәгә теше. Шкафтан чүкечне чыгарып, бабай идәнгә утыра. Агач идәннең тишекле урынын табабыз да шунда жимеш төшен куябыз. Кабыклары читкә таралмасын өчен, янәсе...
6 лет назад
Көтү көткәндә яки жәйнең бер көне.
Бүген балалар белән, пычрак ерып, болынга төштек. ⠀ Балачакның жәйләре шунда үтте дисәм дә, арттыру булмас. Төшеп калган каз каурыйларын, чәчәкләр жыю үзенә бер күңелле шөгыль иде ул вакытта. Тамырлары чыккан "шайтан агач"ында штаблар төзеп уйнаганнар ап-ачык булып исемдә калган. ⠀ Болын белән бәйле мажараларның иң кызыклысы авыл көтүенә чыгу булгандыр. Алдагы көнне таяклар, чыбыркылар, киясе киемнәр, су саласы шешә әзерләнеп куела. Иртә йокларга ятыла. ⠀ Көтүгә чыгасы көннең иртәсе бик күңелле башланып китә...
6 лет назад
Диңгез кеше кебек
Диңгез кеше кебек... Бер карасаң тыныч, дуламый. Иртәгесен хәл белергә килсәң, Ачуыннан дулкыннарын тыялмый. ⠀ Диңгез кеше кебек... Бер барганда ачык, эчкерсез Үтәкүренмәле төбен синең өчен Гүя күңлен ача, бер сүзсез. ⠀ Дулкыннарын атып бәргән чакта Төшеп кара диңгез төбенә! Ташын түгел, хәтта балыгын да Суы белән каплап яшерә ⠀ Диңгез кеше кебек...
6 лет назад
Кеше ни әйтер...Шигырь
Кеше ни әйтер... ⠀ Мондый кием кимә инде, Кеше ни сөйләр. Күкрәгеңне ачыбрак куй, Шулай йөриләр. ⠀ Туйларны да зурдан итик, Күршедән оят. Ничек инде никах кына, Мәжлес мул кирәк. ⠀ Машинагыз бигрәк иске, Кеше көләрлек. Иномарка алыгыз сез, Кредитка кереп. ⠀ Кеше әйтә кебек инде Фатиры юк, дип. Ипотека ала яшьләр Ә без кемнән ким? ⠀ Телефоным айфон түгел, Кытай искесе...
6 лет назад
Печән исе…
Печән исе… ⠀ Шәһәрдә мин, газон чабып китсәләр, якындагы эскәмиягә утырам да тирән итеп сулыш алам. Менә бит ул минем балачак исе… Яңа гына чабылган сусыл үлән исе барлык күзәнәкләремә хәтле үтеп кереп, мине балачакка, үсмер чакка алып китә. ⠀ Печәнчеләр гаиләсеннән мин. Бабай мине Иж Юпитер мотоциклына утыртып, елгага алып бара иде. Елга дип бездә куе печән үсә торган сусыз зур ерганакларны атыйлар. Барып җитешкә, бабай арбага нык итеп беркетелгән чалгыны ала да ашыкмый гына куе үлән арасына кереп китә...
6 лет назад
Мин бәхетсез…бәхетле булырга тиеш
Мин бәхетсез…бәхетле булырга тиеш ⠀ Лилия белән Әминә, дәресләр беткәч, өйгә кайтырга чыктылар. Урамда инде яз кояшы туры карый башлаган. Кыш буе күзләрне чагылдырып яткан кар көртләренә яз шәүләсе төшкән. ⠀ Кибет янына җитәрәк, кызлар Әлфирә апаны очратты. Әминәләрнең күршесендә яши иде ул. Исәнләшкәч, ⠀ -Укуы авыр түгелме? Ничә дәрес булды бүген?-дип сорады ул алай бик хисләргә бирелмичә. ⠀ -Төрле чак була инде, алты дәрес бетереп кайтып киләбез менә, - диде Әминә бик мөһим йөз ясап. ⠀ Лилия дә өстәргә теләгән иде-дәшмәде...
6 лет назад
Чормага менә торган баскыч яки Минем бер сәер хыялым.
ЧОРМАГА МЕНӘ ТОРГАН БАСКЫЧ ЯКИ МИНЕМ БЕР СӘЕР ХЫЯЛЫМ ⠀ Утызның теге ягына чыккач, никтер мин балачакны ешрак искә төшерә башладым. Уйлап утырам да, бигрәк хыялый булганмын инде. ⠀ Кемдер принцесса булырга хыялланса, мин күн чалбарлы сугыша торган герой-кызларга охшарга тырыша идем. Имеш, мотоциклда җилфердәп килеп туктап, касканы салам да, чәчләрем җилдә тузгып тарала. Ий, миннән дә текә кыз булмый иде инде шул чакта😂 ⠀ Бераз үсә төшкәч, хыяллар көнкүреш мәшәкатьләре белән бәйләнә башлады. Күршеләрдә...
6 лет назад
Таулар белән танышу.
Мин таулар белән язда таныштым Алар Кинәт кенә минем тормышыма килеп керде. Юк, киресенчә: мин тауларга кунака килдем. ⠀ Баштарак әллә ни исем китмәде. Таулар, таулар...Шуннан ни? Әллә кайларда тагын да биегрәкләре бар диләр. Минем күргәнем генә юк. ⠀ Тукта, аларын бит синең күргәнең юк! Ә монда каршыңда ылыстан итәк кигән биниһая таулар! ⠀ Күңел түзмәде, бер кояшлы көнне тау ягына юл тоттык. Шәһәр читеннән башланган бормалы юл безне еракка, шул мәһабәт казыклар янына алып менеп китте. Менгән саен үзеңнең бу дөньяда бер тузан бөртеге икәнлегеңне аңлыйсың...
6 лет назад