Найти в Дзене
Фәнис Яруллин: "Рухның азат булуы кирәк"
Фәнис Яруллин: "Рухның азат булуы кирәк" 9 февральдә Татарстанның халык язучысы, Татарстан республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның туган көне. Сабырлыгы, оптимизмы белән таң калдырган шәхес 2011 елның 9 декабре көнне 73 яшендә безнең арабыздан китеп барды. Шул елның июль аенда, Фәнис абый вафатына 4 ай кала, мин аның белән радио өчен интервью яздырган идем. Бүген хөрмәтле укучым әлеге әңгәмәнең текстын сезгә дә тәкъдим итәсем килә. – Фәнис абый, сезнең иҗатыгызда шигырьләр дә, әкиятләр дә, хикәя-повестьләр дә, пьесалар да бар...
2 года назад
Эдуард Касыймов - Чаллы Язучылар оешмасының беренче җитәкчесе
(1930-1986) Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 8 ноябрендә Киров өлкәсенең Слободский районы Нократ авылында туган. Әтисе Салихҗан башлангыч мәктәпнең директоры була. 1937 елда көнче кешеләрнең яла ягуы аркасында Салихҗан Касыймов НКВД тарафыннан кулга алына һәм шул ук елны атып үтерелә. Әмма хатыны ире тоткынлыкта исән дип уйлап 1938 елга кадәр төрмәгә ашамлыклар илтеп йөри. 7 яшеннән әтисез калган Эдуард тормыш авырлыкларын шактый татый. 1943 елда Нократ мәктәбендә бишенче классны тәмамлауга, аның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган каласы Малмыжга кайта...
2 года назад
“Аның уйчанлыгы көләч, ә көләчлеге – уйчан”
20 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Шәүкәт Галиев тууына 92 ел тулды. Әлеге язмабызда без халкыбызның иң талантлы каләм әһелләренең берсе булган Шәүкәт абыйның тормыш һәм иҗат сәхифәләрен барларбыз...
5 лет назад
Чәчәкләргә төренеп эзем кала, Җырым кала үткән юлымда...(шагыйрь Фатих Кәрим истәлегенә)
Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында элеккеге Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Сабый чактан ук әдәбиятка мәхәббәтне аңа әнисе Гөлҗамал һәм абыйсы Габдулла уяткан булса кирәк. Соңгысы - Габдулла Әхмәтвәли улы Кәримов әдәбият сөючеләр өчен Ярлы Кәрим тәхәллүсе белән иҗат иткән шагыйрь буларак таныш. Танылган журналист Римзил Вәлиев Кәримовлар нәселенең төп чыгышы хәзерге Татарстанның Сарман районыннан ди. Чөнки ул яктагы 12 авыл,...
6 лет назад
Тукайга ияреп
Ә “пар ат”лар күптән чабып узды, Һәм һава да бетте үпкәдә. “Кисекбаш” күк ага безнең тормыш, Кичә шулай, бүген, иртәгә. “Аллага” да килә “таян”асы, Кайда диеп безнең якты юл. Без “китмибез” шапшак караңгыдан, “Сарыкортлар” суза күккә кул. Урманның да китте “шүрәле”се, Качып китеп барды авылдан. Калаларда быел хәер сорый, Былтыр, мескен, шашып акылдан. “Су анасы” суларны ят итте Табалмагач алтын тарагын...
7 лет назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала