Найти в Дзене
Фәнис Яруллин: "Рухның азат булуы кирәк"
Фәнис Яруллин: "Рухның азат булуы кирәк" 9 февральдә Татарстанның халык язучысы, Татарстан республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның туган көне. Сабырлыгы, оптимизмы белән таң калдырган шәхес 2011 елның 9 декабре көнне 73 яшендә безнең арабыздан китеп барды. Шул елның июль аенда, Фәнис абый вафатына 4 ай кала, мин аның белән радио өчен интервью яздырган идем. Бүген хөрмәтле укучым әлеге әңгәмәнең текстын сезгә дә тәкъдим итәсем килә. – Фәнис абый, сезнең иҗатыгызда шигырьләр дә, әкиятләр дә, хикәя-повестьләр дә, пьесалар да бар...
1 год назад
Эдуард Касыймов - Чаллы Язучылар оешмасының беренче җитәкчесе
(1930-1986) Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 8 ноябрендә Киров өлкәсенең Слободский районы Нократ авылында туган. Әтисе Салихҗан башлангыч мәктәпнең директоры була. 1937 елда көнче кешеләрнең яла ягуы аркасында Салихҗан Касыймов НКВД тарафыннан кулга алына һәм шул ук елны атып үтерелә. Әмма хатыны ире тоткынлыкта исән дип уйлап 1938 елга кадәр төрмәгә ашамлыклар илтеп йөри. 7 яшеннән әтисез калган Эдуард тормыш авырлыкларын шактый татый. 1943 елда Нократ мәктәбендә бишенче классны тәмамлауга, аның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган каласы Малмыжга кайта...
1 год назад
“Аның уйчанлыгы көләч, ә көләчлеге – уйчан”
20 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Шәүкәт Галиев тууына 92 ел тулды. Әлеге язмабызда без халкыбызның иң талантлы каләм әһелләренең берсе булган Шәүкәт абыйның тормыш һәм иҗат сәхифәләрен барларбыз...
4 года назад
Чәчәкләргә төренеп эзем кала, Җырым кала үткән юлымда...(шагыйрь Фатих Кәрим истәлегенә)
Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында элеккеге Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Сабый чактан ук әдәбиятка мәхәббәтне аңа әнисе Гөлҗамал һәм абыйсы Габдулла уяткан булса кирәк. Соңгысы - Габдулла Әхмәтвәли улы Кәримов әдәбият сөючеләр өчен Ярлы Кәрим тәхәллүсе белән иҗат иткән шагыйрь буларак таныш. Танылган журналист Римзил Вәлиев Кәримовлар нәселенең төп чыгышы хәзерге Татарстанның Сарман районыннан ди. Чөнки ул яктагы 12 авыл,...
5 лет назад
Тукайга ияреп
Ә “пар ат”лар күптән чабып узды, Һәм һава да бетте үпкәдә. “Кисекбаш” күк ага безнең тормыш, Кичә шулай, бүген, иртәгә. “Аллага” да килә “таян”асы, Кайда диеп безнең якты юл. Без “китмибез” шапшак караңгыдан, “Сарыкортлар” суза күккә кул. Урманның да китте “шүрәле”се, Качып китеп барды авылдан. Калаларда быел хәер сорый, Былтыр, мескен, шашып акылдан. “Су анасы” суларны ят итте Табалмагач алтын тарагын...
6 лет назад
Балык теле
Яңгыр ява, Урам тулы күлләр, Урам тулы күзләр Һәм телсезләр тәгәрәшә. Алар белән мин янәшә, Ләкин түгел бергә. Мин гомергә Алар белән булмам, Ярдәм итсә Ходам. Яңгыр ява... Балык теле укытучысы Кайтып килә, Көлә-көлә, күлне таптап, Балыкларын саный Акрын гына атлап. Ул безнеке түгел, Әллә каян укып кайткан, Сатлык күңел, Балык телен алып кайткан Сатып ана телен. Балык теле, Шундый җиңел тел ул, Хәрефләре дә юк, язуы да, Тарихын да аның беркем белми, Кирәк түгел артык казыну да, Кирәк түгел китап язуы да...
6 лет назад
"Татар акылы" тарихы
2013 елның июль ае. "ВКонтакте" социаль челтәрендә ул вакытта татар телле төркемнәр бармак белән генә санарлык иде әле. Татар телле контент күпләп бары тик 2015-2016 елларда гына барлыкка килә башлады. 30 июль. Төркем үз эшен башлап җибәрде ("Татар акылы").Рәсемнәр белән Орхон-Енисей язмаларыннан ике өзек алып куйдым. "ВКонтакте"дагы дусларны төркемгә чакырам. Һәм менә ниһаять беренче язылучылар. Беренче пост, беренче 8 лайк. Бер ел эчендә язылучылар саны берничә меңгә җитте, лайклар да күбәйде...
6 лет назад