Аскын татарлары
Тирә-якта шомлы даны
Булган Аскын урманнары.
Гасырлардан торып калган
Данлы Качкын урманнары.
Керергә анда курыккан
Ак патшанын казаклары.
Урманына хуҗа булган
Ирек сөйгән качаклары.
Әле һаман кара төндә
Яна сыман учаклары.
Канымда да, жанымда да
Сез бит, Аскын качаклары...