Найти в Дзене
Беренче татар феменисткасы, яки гаиләләр ник бәхетсез?
Бүген мин тагын бер тапкыр бәхет турында язарга теләгән идем. Әмма психотерапевт Михаил Литвакның бер тикшеренүенә күз төште дә теманы аз гына киңәйтеп, гаилә бәхете дип алырга булдым. Алдан ук әйтеп куйыйм: Литвакның байтак фикерләре белән килешмим. Язмада бары тик үземнең карашлар белән туры килгәннәрен генә файдаланам. Танылган психотерапевт бервакыт 11 мең гаиләне тикшергән һәм шуларның бар тик өчесе генә бәхетле икәнен ачыклаган. Монда инде бер нәрсәне истә тотарга кирәк: кешеләр психотерапевт...
2 года назад
Саклаучы фәрештә
"В контакте"дагы безнең төркемгә: https://vk.com/public207865249 һәмtelegram дагы безнең "Иҗат" каналына https://t.me/tishar2691 язылыгыз. Хәлим Шәйдуллин, бүген эшкә барганда, тагын истәлекләргә чумып, ачы сагыш кичерде. Инжерлык механикасы һәм гамәли математика кафедрасы мөдире ул. Күптән түгел генә академик итеп сайланды. Гаиләсе бар, байлыгы да җитәрлек. Аның таланты һәм аның белгечлеге белән акча табу кыен түгел бу заманда. Илле биш яшь кенә әле үзенә. Чәчләренә чал да кермәгән, чем кара...
3021 читали · 2 года назад
Дөнья җәннәтенең ишеге
Бөтендөнья психик сәламәтлек көне якынлашу белән, мәгълүмат ресурсларында стресс һәм депрессиядән интегүчеләрнең саны турында мәгълүматлар игълан ителә башлый, тормыш авырлыгына чыдый алмыйча “түбәсе кыйшайган”нарның туктаусыз артучы саннары мәгълүм була. Кызыгы шунда: “теңкә чире” белән ин­тегүче неврозлы кешеләр ач һәм ялангач илләрдә түгел, Көнбатышның матди муллыктан симергән дәүләтләрендә миллионлап санала. Менә Бөтендөнья Сәламәт­лек Саклау Оешмасы китергән мәгълүмат­ларны гына карыйк...
2 года назад
Теләсә нинди бәладән коткара торган аять
Сизә торгансыздыр: тормышта көннән-көн авырлыклар арта, шом һәм хәвеф көчәя. Менә шундый чакларда кешеләр котылу юлын таба алмыйча, төшенкелеккә биреләләр, җәмгыятьне паника биләп ала, депрессияне үзләренең көндәлек газабына әверелдерүчеләр арта. Башкалар хакына керү хисабына үз тормышын җайга салырга тырышучылар ишәя: караклык һәм җинаятьчелек көчәя. Әмма Аллаһы Тәгалә, авырлыклар белән сынаганда, адәм балаларын һәлак итүне максат итми, аларны яхшыртырга, чистартырга тели. Билгеле бер шартны үтәүчеләрне бәладән коткарырга вәгъдә бирә...
1305 читали · 2 года назад
Баланы Аллаһ бирә, Аллаһтан өметне өзмибез
Поликлиникада гадәти эш көне иде. Гөлзәйнәп белән Азат яше яңа тулган улларын балалар табибына күрсәтергә килделәр. Шөкер, уллары сау-сәламәт аларның, инде тәпи йөри башлады. Икесе дә Йосыфны — көтеп алган улларын сөеп туймыйлар. Малай үзе дә бик сөйкемле, гел үзенә генә каратып тора торган терчә һәм назлы, иркәләгәнне-сөйгәнне бик ярата. Хәер, балаларның кайсы үзенә игътибар итүләрен теләми дә, кайсы сөйдерми инде аларның. Табип та баланы бик мактады, үсеше яшенә туры килә, диде. Килмичә соң, бала ут борчасы кебек, бертуктамый тегендә-монда чаба, адымнары көннән-көн ныгый...
2700 читали · 3 года назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала