Найти в Дзене
Беренче татар феменисткасы, яки гаиләләр ник бәхетсез?
Бүген мин тагын бер тапкыр бәхет турында язарга теләгән идем. Әмма психотерапевт Михаил Литвакның бер тикшеренүенә күз төште дә теманы аз гына киңәйтеп, гаилә бәхете дип алырга булдым. Алдан ук әйтеп куйыйм: Литвакның байтак фикерләре белән килешмим. Язмада бары тик үземнең карашлар белән туры килгәннәрен генә файдаланам. Танылган психотерапевт бервакыт 11 мең гаиләне тикшергән һәм шуларның бар тик өчесе генә бәхетле икәнен ачыклаган. Монда инде бер нәрсәне истә тотарга кирәк: кешеләр психотерапевт...
2 года назад
Саклаучы фәрештә
"В контакте"дагы безнең төркемгә: https://vk.com/public207865249 һәмtelegram дагы безнең "Иҗат" каналына https://t.me/tishar2691 язылыгыз. Хәлим Шәйдуллин, бүген эшкә барганда, тагын истәлекләргә чумып, ачы сагыш кичерде. Инжерлык механикасы һәм гамәли математика кафедрасы мөдире ул. Күптән түгел генә академик итеп сайланды. Гаиләсе бар, байлыгы да җитәрлек. Аның таланты һәм аның белгечлеге белән акча табу кыен түгел бу заманда. Илле биш яшь кенә әле үзенә. Чәчләренә чал да кермәгән, чем кара...
3021 читали · 2 года назад
Дөнья җәннәтенең ишеге
Бөтендөнья психик сәламәтлек көне якынлашу белән, мәгълүмат ресурсларында стресс һәм депрессиядән интегүчеләрнең саны турында мәгълүматлар игълан ителә башлый, тормыш авырлыгына чыдый алмыйча “түбәсе кыйшайган”нарның туктаусыз артучы саннары мәгълүм була. Кызыгы шунда: “теңкә чире” белән ин­тегүче неврозлы кешеләр ач һәм ялангач илләрдә түгел, Көнбатышның матди муллыктан симергән дәүләтләрендә миллионлап санала. Менә Бөтендөнья Сәламәт­лек Саклау Оешмасы китергән мәгълүмат­ларны гына карыйк...
2 года назад
Теләсә нинди бәладән коткара торган аять
Сизә торгансыздыр: тормышта көннән-көн авырлыклар арта, шом һәм хәвеф көчәя. Менә шундый чакларда кешеләр котылу юлын таба алмыйча, төшенкелеккә биреләләр, җәмгыятьне паника биләп ала, депрессияне үзләренең көндәлек газабына әверелдерүчеләр арта. Башкалар хакына керү хисабына үз тормышын җайга салырга тырышучылар ишәя: караклык һәм җинаятьчелек көчәя. Әмма Аллаһы Тәгалә, авырлыклар белән сынаганда, адәм балаларын һәлак итүне максат итми, аларны яхшыртырга, чистартырга тели. Билгеле бер шартны үтәүчеләрне бәладән коткарырга вәгъдә бирә...
1305 читали · 2 года назад
Баланы Аллаһ бирә, Аллаһтан өметне өзмибез
Поликлиникада гадәти эш көне иде. Гөлзәйнәп белән Азат яше яңа тулган улларын балалар табибына күрсәтергә килделәр. Шөкер, уллары сау-сәламәт аларның, инде тәпи йөри башлады. Икесе дә Йосыфны — көтеп алган улларын сөеп туймыйлар. Малай үзе дә бик сөйкемле, гел үзенә генә каратып тора торган терчә һәм назлы, иркәләгәнне-сөйгәнне бик ярата. Хәер, балаларның кайсы үзенә игътибар итүләрен теләми дә, кайсы сөйдерми инде аларның. Табип та баланы бик мактады, үсеше яшенә туры килә, диде. Килмичә соң, бала ут борчасы кебек, бертуктамый тегендә-монда чаба, адымнары көннән-көн ныгый...
2700 читали · 3 года назад
Гомерең буе син комсызлыгың сукырайткан бу көнне искә алып елаячаксың
Ахыры. Башы. Алдагы бүлек. telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691 Әмма эш мин көткәнчә булып чыкмады! Кәрлә тартманы бирмәде. Мин күпме генә сорасам да, ул «юк» дип әйтте һәм бетте-китте. Минем исә аның саен тартманы үземнеке итәсем килде, ә кәрлә мине тыңлап та тормады, эндәшмичә генә борылды да үз юлы белән китте. Шунда миңа уй килде: «Ахмак мин! Тиктомалдан гына кәрлә кырык дөяне хәзинәләре белән кайтарып бирмәде. Үзенә ул иң кыйммәтлесен — шул тартманы алды. Димәк анда бөтен дөньяның хәзинәләре яшеренгән булырга тиеш!» Комсызлыктан минем акылым томаланды...
321 читали · 3 года назад
«Хуш һәм бәхетле бул. Син хәзер иң бай кеше», — диде кәрлә.
Әкиятнең дәвамы. Башы telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691 Мин тилергән кебек алтын тәңкәләргә һәм кыйммәтле әйберләргә ябыштым һәм кесәләремә тутыра башладым. Әмма кәрлә миңа тизрәк сандыкларны һәм капчыкларны алып чыгып дөяләргә төяргә кушты. Бөтен дөяләргә дә төяп бетергәч, кәрлә бер сандыктан ниндидер кечкенә көмеш тартмачык алды, аны сак кына карады да кесәсенә салды. Шуннан ул мине кулымнан тотып мәгарәдән алып чыкты. Без чыгуга, ул тагын тылсымлы сүзләр әйтте...
411 читали · 4 года назад
Тылсымлы тартма гарәп әкияте
telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691 Бик күп заманнар элек көн саен базар мәйданында сукыр хәерче күренә һәм моңсу тавыш белән кычкыра иде: — Һәркем миңа сәдака бирсен һәм битемә суксын! Һәркемнең миңа хәер бирүен һәм яңаклавын үтенәм! Хәзер мин сезгә байлыкка комсызлык ничек итеп минем күзләремне сукыр калдыруын һәм якты дөньяны күрүдән мәхрүм итүен сөйлим… Һәм сукыр шундый тарих сөйли: — Минем исемем Абдулла, һәм мин тумышым белән Багдадтан. Әти үлеменнән соң зур мирас калды, әмма мин акылсыз, ялкау идем һәм байлыкны бик тиз туздырып бетердем...
609 читали · 4 года назад
Убырлыны кызганыргамы? Яки крематорий синдромы
1964 елда СССРда «Морозко» киноәкиятен төшерәләр. Николай Эрдман һәм Михаил Вольпиннар сценарие буенча төшерелгән бу әкиятне барлык совет кешеләре дә карады, күп буын балалар шул әкият буенча тәрбияләнде һәм тәрбияләнә. 1990 еллар ахырында продюсерлар әлеге фильмны видеокассеталарда Америка Кушма Штатларында тараталар. Голливуд боевикларын карап тәрбияләнгән янкиларның кече яшьтәге балалар өчен төшерелгән киноәкияткә реакциясе кызыклы. Рус рухи ныклыгы (духовные скрепи) американ психологиясе өчен...
115 читали · 4 года назад
«Син яндырдың мине, — дип ысылдады елан Илшатка карап һәм мизгел эчендә аннан бер уч көл генә калды
Хикәянең ахыры. Башы. "Рәнҗеш дигән нәрсәне ишеткәнең бармы синең? — диде авылдашы. — Сезне менә шул эзәрлекли" бүлеге. "Гомер буе язган тормышың китабын кайчан булса да бер укытачаклар әле сиңа" бүлеге. telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691 — Тормыш тәмам кирегә китте безнең, әби, — диде Илшат. Ул инде әбисе өендә сөтле чәй эчеп утыра һәм Мәмдүдә карчыкның ничек һаман да бу өйдә яшәвенә һәм үзен берни дә булмагандай тотуына гаҗәпләнә иде. Әйтерсең, Илшатның шәһәрдәге...
1673 читали · 4 года назад
Гомер буе язган тормышың китабын кайчан булса да бер укытачаклар әле сиңа.
Хикәянең дәвамы. Башы. Алдагы бүлек. Ахыры Хәниф Мәмдүдә карчыкның кайдалыгын белә, тик эндәшмәде. Илшат әбисен күрергә курка иде. Хәзер ни йөзең белән аңа күренәсең? Карчыкка карата үзләренең нинди явызлык эшләгәннәре аның йөрәгенә әле яңа гына барып җитте. Тик шулай да акыл фатирда булган хәлләр белән Мәмдүдә карчык арасында ниндидер бәйләнеш булуын аңларга теләмәде. — Мин сиңа физик буларак берәр киңәш бирмәссеңме дип килгән идем. Син урта гасыр кешесе кебек ниндидер рәнҗеш турында сөйлисең...
1224 читали · 4 года назад
Рәнҗеш дигән нәрсәне ишеткәнең бармы синең? — диде авылдашы. — Сезне менә шул эзәрлекли.
Хикәянең дәвамы. Башы. telegram дагы безнең "Иҗат" каналына язылыгыз. https://t.me/tishar2691 Яңа фатирда тормыш газапка әйләнде. Кич җиттеме, яшьләрнең тынычлыгын ала торган кара көч котырына башлый. Кемнедер үтүкне челтәргә тоташтыра, телевизорның исә утын тартып өзәләр, өстәлдәге тәлинкә очып почмакка барып төшә, кашыклар, хәтта ипи кисә торган пычакка кадәр котны алып хәрәкәткә киләләр. Беркөнне Илшат, эштән кайткач, ишекне ача алмады. Ачкычны тегеләй дә, болай да борып карый — ачылмый гына ишек...
2763 читали · 4 года назад