Найти в Дзене
Әлмәт район башлыгы: «Бердәм Россия»нең ишегалларын төзекләндерү буенча бишьеллык программасы Әлмәт тәҗрибәсенә таянып гамәлгә а
Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин Иске Михайловка авылындагы участокта «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катн Алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә карап 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларга Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның ахыргы исемлеге булдырылачак...
6 лет назад
Әлмәт юлына тоталь контроль системасы кертелә
Агымдагы елның ахырына кадәр Татарстанның дүрт трассасына тоталь контроль системасы кертеләчәк. Бөтен юл дәвамында юл кырыйларында камералар урнаштырачаклар. Әлеге камералар автомобиль тизлеген  билгели һәм дәүләт номерларын яшергән машина йөртүчеләрне ачыклый алуга сәләтле. М7, Казан-Оренбург һәм Казан-Ульяновск федераль юлларында тоталь контроль системасы инде 2018 елның декабреннән бирле эшләп килә...
6 лет назад
Әлмәтле 90 яшен билгеләп үтте
Әлмәтле 90 яшен билгеләп үтте Бүген тыл хезмәтчәне Нәкия Зариповага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Айрат Хәйруллин, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, социаль яклау идарәсе, ветераннар советы, җитәкчелеге һәм башкалар өенә килеп тәбрик иттеләр...
6 лет назад
Әлмәт яшелләнә бара
Яз тулысы белән хакимлек итә: тирә-як яшеллеккә күмелә, яңара. Төбәгебез биләмәләрен яшелләндерүгә һәр елдагыча әлмәтлеләр дә өлеш кертә. Агач утырту акциясендә бу юлы волонтерлар, башкарма комитет вәкилләре, оешма-предприятие, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты. Әлеге акция елга ике тапкыр - көз һәм яз уздырыла. Туктар авылында бу көнне бер гектар җир кишәрлегендә 4500 төп агач утыртылды. Узган ялларда агач үсентеләрен Туктар авылы янәшәсендәге урман полосасында утырттылар. Эшне җиңеләйтү өчен буразналар да сызылган, кораллар да җитәрлек әзерләнгән иде. Берничә елдан биредә корычагач һәм имәннәр шаулап үсәчәк...
6 лет назад
Әлмәттә митинг узды
Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 33 ел булды. 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Шушы вакыттан башлап әлмәтлеләр һәр елны бу датаны билгеләп үтәләр. Бүген дә Хәтер мәйданына Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аларның тол калган хатыннары, балалары һәм башкалар җыелды.  Авыр минутларда үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, Ватан чакыруы буенча ярдәмгә бару – зур батырлык...
6 лет назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала