Найти в Дзене
Әлмәт район башлыгы: «Бердәм Россия»нең ишегалларын төзекләндерү буенча бишьеллык программасы Әлмәт тәҗрибәсенә таянып гамәлгә а
Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин Иске Михайловка авылындагы участокта «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катн Алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә карап 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларга Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның ахыргы исемлеге булдырылачак...
6 лет назад
Әлмәт юлына тоталь контроль системасы кертелә
Агымдагы елның ахырына кадәр Татарстанның дүрт трассасына тоталь контроль системасы кертеләчәк. Бөтен юл дәвамында юл кырыйларында камералар урнаштырачаклар. Әлеге камералар автомобиль тизлеген  билгели һәм дәүләт номерларын яшергән машина йөртүчеләрне ачыклый алуга сәләтле. М7, Казан-Оренбург һәм Казан-Ульяновск федераль юлларында тоталь контроль системасы инде 2018 елның декабреннән бирле эшләп килә...
6 лет назад
Әлмәтле 90 яшен билгеләп үтте
Әлмәтле 90 яшен билгеләп үтте Бүген тыл хезмәтчәне Нәкия Зариповага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Айрат Хәйруллин, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, социаль яклау идарәсе, ветераннар советы, җитәкчелеге һәм башкалар өенә килеп тәбрик иттеләр...
6 лет назад
Әлмәт яшелләнә бара
Яз тулысы белән хакимлек итә: тирә-як яшеллеккә күмелә, яңара. Төбәгебез биләмәләрен яшелләндерүгә һәр елдагыча әлмәтлеләр дә өлеш кертә. Агач утырту акциясендә бу юлы волонтерлар, башкарма комитет вәкилләре, оешма-предприятие, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты. Әлеге акция елга ике тапкыр - көз һәм яз уздырыла. Туктар авылында бу көнне бер гектар җир кишәрлегендә 4500 төп агач утыртылды. Узган ялларда агач үсентеләрен Туктар авылы янәшәсендәге урман полосасында утырттылар. Эшне җиңеләйтү өчен буразналар да сызылган, кораллар да җитәрлек әзерләнгән иде. Берничә елдан биредә корычагач һәм имәннәр шаулап үсәчәк...
6 лет назад
Әлмәттә митинг узды
Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 33 ел булды. 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Шушы вакыттан башлап әлмәтлеләр һәр елны бу датаны билгеләп үтәләр. Бүген дә Хәтер мәйданына Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аларның тол калган хатыннары, балалары һәм башкалар җыелды.  Авыр минутларда үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, Ватан чакыруы буенча ярдәмгә бару – зур батырлык...
6 лет назад
Айрат Хәйруллин: «Тамырларны югалтырга ярамый»
Элек «үстергән дә безне чын дуслык, көч биргән дә безгә чын дуслык, дуслык булса яшәр гомергә бөтен җир шарында тынычлык» дип җырлый идек. Бүген бу җыр башкарылмаса да, төрле милләтләрнең үзара дус-тату мөнәсәбәттә булуы зур әһәмияткә ия. Әлмәттә 70 тән артык милләт вәкиле яши. Телләр, гореф-гадәтләр, милли мәдәни мирасны саклау өчен максатчан эш алып барыла. 24 нче мәктәп базасында узган милләтара һәм конфиссияара мөнәсәбәтләргә багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә әлеге эшчәнлеккә бәя бирелде...
6 лет назад
“Грэмми” һәм “Алтын битлек” премияләре иясе әлмәтлеләргә вәгъдә бирде
Без, әлмәтлеләр, бик бәхетле халык. Дөньякүләм танылган артистлар үзләре безгә килә. «Татнефть» компаниясе безне кемнәр белән генә очраштырмый. Узган якшәмбе шәһәребездә музыка сөючеләр өчен янә бер бәйрәм булды - Әлмәт сәхнәсендә дөньяның иң яхшы бас тавышлысы булып саналган Илдар Абдразаков чыгыш ясады. Һәркем йотлыгып Татарстан дәүләт симфоник оркестры һәм Илдар Абдразаков башкаруында Джузеппе Верди әсәрләреннән увертюралар һәм арияләрне тыңлый. Безнең хөкемгә ике сәгать дәвамында...
6 лет назад
Әлмәттә туберкулез белән хәл киеренке
24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу очраклы түгел. Әлеге зәһәр авыру ел саен җир шарындагы 2 миллионга якын кешенең гомерен өзә. Әлеге авыру, дөньяда булган җитди проблемаларның берсе булып тора. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина белдерүенчә, узган ел шәһәр һәм районда 65 кешедә туберкулез авыруы теркәлгән. Алар арасында 33 кеше табибка үзе мөрәҗәгать итеп, авыруын вакытында ачыклый алган. Хәзерге вакытта үпкә авыруы белән сукбайлар,...
6 лет назад
Иң көчле программистларны Әлмәткә җыялар
20-21 мартта әлмәт Политехник техникумы базасында бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының Республика этабы узачак. Биредә "информатика һәм исәпләү техникасы" юнәлеше буенча Белем алучы студентлар катнашачак...
6 лет назад
Әлмәттә Ленин урамын үзгәрешләр көтә
Шәһәрдә уңайлы мохит формалаштыру программасы кысаларында Ленин урамын үзгәрешләр көтә. Шәһәрнең төп урамы нинди булачак – бу  уңайдан халык тыңлаулары узды. Фикер алышуга килүчеләр арасында төрле катлам кешеләре  бар иде. Алар төркемнәргә бүленеп, үзләренең тәкъдимнәрен туплап, чыгыш ясадылар...
6 лет назад
Әлмәт терлекчеләре моны күз алдына да китермәгән булган
Нәкъ бер ел элек февраль аенда районның терлекчелек өлкәсендә куанычлы вакыйга булды. Токарликов исемендәге хуҗалыкта яңа товарлыклы сөтчелек комплексы эшли башлады. Чәршәмбе көнне без биредә булып, эш-мәшәкатьләр, бер ел эчендәге үзгәрешләр белән танышып кайттык. Сер түгел, безнең район сөтчелек буенча республикада исемлекнең азагында иде. Токарликов исемендәге хуҗалыктагы товарлыклы сөтчелек комплексы ярдәмендә күрсәткечләр яхшырды һәм Әлмәт өскә күтәрелә башлады. Дөресен әйтергә...
6 лет назад
36 гаилә – янгын корбаны
«Бурдан кала, уттан калмый», дигән мәкаль бар. Чынлап та, янгын аяусыз. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсәң, йорт-җирсез калуың бик тиз. Вакытсыз өзелгән гомерләр белән тәмамланганнары да күп. Мисал эзләп, әллә кая мөрәҗәгать итәсе юк, үзебезнең райондагы янгын очракларына гына күз салсак та, чәчләр үрә торырлык. Бу мәсьәлә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында тикшерелде. - Көн кадагына куелган мәсьәлә зур борчу тудыра. Быелның ике аенда гына да 36 янгын чыкты. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артыграк...
6 лет назад