Найти в Дзене
Сәхәр вакыты хакында
Пәйгамбәр (с.г.в.): “Ышанычсыз еллар килер, шулвакытта ялганчыга ышаначаклар, ә дөресен сөйләүчене ялганчы диярләр; сатлыкҗанга ышаныч белдерерләр, ә ышанычка лаеклыны кире кагарлар; һәм әр-Рувайбида телгә киләчәк”. Әр-Рувайбида нәрсәне аңлата? - дип сорадылар. Ул (с.г.в.): “Бөтен җәмгыятьнең мәнфәгатьләренә кагылган сорауларны тикшерүче томана кеше”, дип җавап бирде. Бүген без шушы чорда яшәгәнебезгә шикләнәсе түгелдер инде. Берәр кеше яисә берәр төрле вакыйга хакында ялган сөйләсәләр, халык шунда ук бу ялганга ышана. Инде шушы ялганның ялган икәнлеген исбат итәр өчен күпме көч-куәт һәм вакыт сарыф итеп тә нәтиҗәгә ирешү бик авыр...
1 год назад
ТИРӘН ҺӘМ МӨСТӘНИР ФИКЕРЛӘҮ
Кайвакыт мин эш өстәлемдәге глобуска карап уйланып утырам да, үземне Җир шарына ерактан — галәм киңлегеннән караган кебек хис итә башлыйм. Әйе, иксез-чиксез галәмдә безнең планета бер тузан бөртеге кебек кенә. Чөнки бу чиксезлектә нинди генә планеталар һәм йолдызлар юк. Космосны өйрәнүче галимнәр әйтүенчә, кайбер йолдызларның диаметры безнең Җир белән Кояш арасы чаклы икән. Бу әле безнең галактикага кергән йолдызлар турында гына сүз бара. Һәм галимнәр заманча электрон приборлар, телескоплар, компьютрлар ярдәмендә безнең галактикада гына да чама белән 200 млрд. йолдыз һәм планета булуын исәпләп чыгарганнар...
1 год назад
Мөселманнарның башларын катыру кемгә файдалы?
Инде икенче ел рәттән искиткеч олы белгечләр булып күренергә тырышкан надан имамнар ураза тотучы мөселманнарның сәхәрләре сәхәрдән, иртәнге намазлары намаздан китмәсен өчен зур тырышлык куялар. Бу имамнарга Коръән аяте дә, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре дә кирәк түгел. Әгәр кеше Аллаһыга һәм Аның Пәйгамбәренә (с.г.в.) иман китереп, Ахирәт көнендә кылган гамәлләре өчен җавап бирергә кирәклегенә ышанса, болай мөселманнарның башларын катырып тузга язмаган җәдвал төземәячәгенә ышанам. Әмма... “Ашагыз, эчегез хәтта таңның ак җебен кара җебеннән аера алганчы, аннары рузәне кояш баеганчы тотыгыз!” (2...
1 год назад
Җаһилият гамәлләрен сөннәт итәбезме?
ФБда утыручы дусларыма “Җәлил хәзрәт вәгазьләре” дигән китаптан тагын бер аяктан егарлык язылган бер фикерен китереп китәм әле. Аны юкка гына Татарстан мөселманнарының баш казые итеп куймаганнардыр инде, татарларда мөселманнар булырга тиеш түгел диләрдер инде. “Хәтта Аллаһ Раббыбыз әйтә: кайберәүләрегезне кабат Җир йөзенә җибәрермен, - ди. Менә монда да бик зур мәгънә ята. Хәзер фәнни телдә реинкарнация, дигән гамәл бар. Кабат җир йөзенә яшәргә киләбез, дигән. Без әйтәбез: әй, ул фәлән тормышта яши, шуңа намаз укый, аңа җиңел, дибез. Яисә фәлән кеше бай, аңа сәдака бирүе җиңел. Аллаһ Тәгалә безне кабат дөньяга китерергә мөмкин...
1 год назад
Каһиннар - алар кемнәр?
Пәйгамбәрләр тарихы белән әзме күпме таныш булган мөселманнар белә торганнардыр, булсын Ибраһим (г.с.) чорында, булсын Йосыф (г.с.) чорында, булсын Зәкәрия (г.с.) чорында, булсын Гайсә (г.с.) чорында патшалар янында дин әһелләре – каһиннар (жрецы) хезмәт иткәннәр. Ягъни, алар динне үзләренә хосусыйлаштырганнар һәм алардан башка беркем дә дини темага сөйли алмаганнар. Бу каһиннар халыкны төрле потларга, балбалларга табынырга чакырып, аларның милекләрен, соңгы тиеннәрен ялган юл белән куркытып үзләштергәннәр. Ә инде Раббыбыз халыкны бер Аллаһыга гына табынырга чакырыр өчен пәйгамбәр җибәрсә, пәйгамбәр бу каһиннарның каты дошманына әверелгән...
1 год назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала