Россия Президенты Владимир Путин Фердинанд Сәлаховка «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирү турында указ имзалады. Фердинанд Сәлаховка быел 70 яшь тулды. Ул Апас районының Чура-Барыш авылында туган. 1986 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Иҗат юлы дәвамында ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, Муса Җәлил исемендәге...
Әтнә таңы - Новости
30нчы ноябрь көнне Арча районында “Арча” спорткомплексында көрәш буенча ярышлар узды. Бу ярышлар 2007-08 нче елгы егетләр арасында “Айракс” сәүдә үзәге җитәкчесе Локманов Әгъләм Тавис улы призына һәм 2011-12 нче елгы егетләр арасында Арча муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге призына уздырылды. Ярышта Арча, Әтнә, Саба, Балтач, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 162 яшь көрәшче бил алышты. Ярышны ачу тантанасында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан республикасының Дәүләт Советы депутаты Марат Бухараев, “Айракс” сәүдә үзәге җитәкчесе Әгъләм Локманов катнашты. Безнең спорт мәктәбебез егетләре дә уңышлы гына чыгыш ясап җиңүләр яулап кайттылар: 2011-2012 елгы 50 кг. Исхаков Аслан – 3 урын 75 кг. Ибрагимов Артур – 2 урын 2007-2008 елгы 70 кг. Гайфуллин Альфред – 3 урын. Тренерлар: Радик Шарафиев, Ильсаф Абдуллин.
Әтнәдә юл һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле вафат булды 2 декабрь көнне 19.10 минутта Олы Әтнә Күлле Киме авылы юлында юл фаҗигасе була. «Киа» автомобиленең 23 яшьлек йөртүчесе Күәм авылында җәяү барган хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, җәяүле урында ук вафат була. Беренчел мәгълүматларга караганда, хатын-кыз юл йөрү кагыйдәләрен бозып, юлны тиеш булмаган урында аркылы чыга. Бүгенге көндә әлеге юл фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара. Юлларда игътибарды булыйк. Юл йөрү кагыйдәләрен үтик!16+
Әтнәдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган волейбол буенча ачык турнир узды 2 ноябрь көнне Ашыт спорт комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Ярышта 4 команда катнашты: Әтнә-1, Әтнә-2, Күңгәр урта мәктәбе һәм Арча командасы. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Арча спорт мәктәбе командасы, икенче урынны - Әтнә-1, өченче урынны-Күңгәр урта мәктәбе, дүртенче урынны - Әтнә-2 командалары алдылар.
