Найти тему
30нчы ноябрь көнне Арча районында “Арча” спорткомплексында көрәш буенча ярышлар узды. Бу ярышлар 2007-08 нче елгы егетләр арасында “Айракс” сәүдә үзәге җитәкчесе Локманов Әгъләм Тавис улы призына һәм 2011-12 нче елгы егетләр арасында Арча муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге призына уздырылды. Ярышта Арча, Әтнә, Саба, Балтач, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 162 яшь көрәшче бил алышты. Ярышны ачу тантанасында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан республикасының Дәүләт Советы депутаты Марат Бухараев, “Айракс” сәүдә үзәге җитәкчесе Әгъләм Локманов катнашты. Безнең спорт мәктәбебез егетләре дә уңышлы гына чыгыш ясап җиңүләр яулап кайттылар: 2011-2012 елгы 50 кг. Исхаков Аслан – 3 урын 75 кг. Ибрагимов Артур – 2 урын 2007-2008 елгы 70 кг. Гайфуллин Альфред – 3 урын. Тренерлар: Радик Шарафиев, Ильсаф Абдуллин.
3 месяца назад
Әтнәдә «Җәяүле» операциясе бара Әлеге операция 28 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге операциянең төп максаты - җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәлешенә игътибарны арттыру. Киемдә яктылык кайтаручы элементлар хакында онытмыйк!
3 месяца назад
Әтнәдә юл һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле вафат булды 2 декабрь көнне 19.10 минутта Олы Әтнә Күлле Киме авылы юлында юл фаҗигасе була. «Киа» автомобиленең 23 яшьлек йөртүчесе Күәм авылында җәяү барган хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, җәяүле урында ук вафат була. Беренчел мәгълүматларга караганда, хатын-кыз юл йөрү кагыйдәләрен бозып, юлны тиеш булмаган урында аркылы чыга. Бүгенге көндә әлеге юл фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара. Юлларда игътибарды булыйк. Юл йөрү кагыйдәләрен үтик!16+
3 месяца назад
Әтнәдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган волейбол буенча ачык турнир узды 2 ноябрь көнне Ашыт спорт комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча ачык турнир узды. Ярышта 4 команда катнашты: Әтнә-1, Әтнә-2, Күңгәр урта мәктәбе һәм Арча командасы. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Арча спорт мәктәбе командасы, икенче урынны - Әтнә-1, өченче урынны-Күңгәр урта мәктәбе, дүртенче урынны - Әтнә-2 командалары алдылар.
4 месяца назад
Хәзер карлыганнар тулыша торган вакыт. Июнь ахырыннан июль башына кадәр алар эреләнә. Карлыган эре дә, баллы да булсын өчен, бераз булышып җибәрергә кирәк. Бигрәк тә карт куакларга. Ничек итеп? Әлбәттә, ашлап. Бу вакытта азот минималь булырга тиеш. Хәзер азотлы ашламалар (әчетелгән тирес, әчетелгән үлән, төбен салам яки печән белән мүлчәләп кую – барысы да туфракны азотка баета) яшь сабакларның күпләп үсеп китүенә китерә. Алар кышка өлгерми калачак һәм өшиячәк. Өстәвенә, куакның җимешләргә дигән көчен алачак. Җимешләр эре булсын өчен карлыганга фосфор кирәк. Кибетләрдә бик тә популяр булган «Суперфосфат» дигән ашлама сатыла. Аның составында фосфор һәм калий бар. Бер куакка 15-20 г суперфосфат кирәк. Аны куак төбенә сибеп, ахырдан туфрак белән күмдерергә һәм мул итеп су сибәргә була. Бу ысул яңгырлы елны куллану өчен отышлы. Тагын бер ысулы – шушы күләмдәге ашламаны 10 литр суда эретеп, куак төбенә сибә аласыз. Коры елны шушы ысул отышлырак. Суперфосфат булмаса, утын көле бардыр. Бер куакка чама белән 100 г көл кирәк. Аны коры килеш туфракка сибәргә һәм берничә көн суда төнәтеп торып сибәргә дә була. Суперфосфатны калий селитрасы белән бергә куллану да бик яхшы нәтиҗә бирә. Аларның икесен дә 20 шәр грамм алып, 10 литр суда эретәсе. Бу күләм бер куакка. Кул астанда бер ашлама да булмаса, бәрәңге кабыклары ярдәмгә килә ала. Аларны ваклап, карлыган куагы төбенә тирән итми генә күмәргә кирәк. Әлбәттә, бу ашлама шунда ук тәэсир итә башламый, бераз вакыт кирәк. Карлыганнарны балландыру өчен калий монофосфаты кулланырга була. 10 литрга 10 г алына. Көннәр коры һәм эссе торып, карлыган куаклары стресс кичерсә, янтар кислотасы белән «Эпин» эремәсе булыша. 1 литр суга 1 г янтар кислотасы алына. «Эпин»ны исә инструкциясендә күрсәтелгәнчә кулланасы.
8 месяцев назад
Күлле Киме авыл җирлеге социаль хезмәткәре Зәйнуллина Рәзинә авыл өлкәннәре белән музейга экскурсиягә килде Сибгат Хәким музеена Күлле Киме авыл җирлеге социаль хезмәткәре Зәйнуллина Рәзинә авыл өлкәннәре белән музейга экскурсиягә килде. "Авылыбызның күренекле кешеләре" дигән темага экскурсия үткәрелде, соңыннан алар истәлекләре белән уртаклаштылар.
9 месяцев назад
Минем бабай Гобәйдуллин Галиулла Гобәйдулла улы, 1905 нче елда туган. Армиядә атлы кавалериядә хезмәт иткән. 1941нче елның август аенда сугышка китеп, пехота гаскәрендә стрелок булган. 1943нче елда Сталинград  кырындагы аяусыз сугышта һәлак була. Мин бабам белән горурланам. Тиңе булмаган батырлык һәм бөгелмәс ныклык күрсәтеп, немец-фашист илбасарлары белән сугышта Бөек Җиңү яулаучы, фронтта һәм тылда авыр сынаулар аша үтүче халкыбызга хөрмәтебез чиксез. Оныкчыгы Азалия, Олы Әтнә урта мәктәбенең 5 В сыйныф укучысы #МойГеройМояСемья
10 месяцев назад
Бөек Җиңүнең 78 еллыгы якынлаша. Кулыма кабат дәү әтием Шамил Сабировның фотосын кулыма алам. Дәү әтием Күлле Киме авылыннан. Шушы авылдан 17 яшендә сугышка киткән. Башта телләрдән төшмәгән Суслонгер лагеренда өйрәнүләр уза. Гомель, Брест, Польша шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Берлинга кадәр барып җитеп, исән-сау туган якларына әйлнеп кайтырга насыйп булган бәхетле шәхесләрнең берсе ул. Бәхетле димен, кулак малаена әтисез үсәргә, гаилә назын татырга насыйп булмаса да, сабырлык, ярдәмчел, мәрхәмәтле кебек сыйфатларны югалтмыйча гомер итте. ул. Мин аның бер генә тапкыр да сүгенгәнен хәтерләмим. Сугыш турында бөтенләй сөйләргә яратмый иде. Сугыш турында кинолар карамады. Бөек Җиңү бәйрәме көнне мин истәлекләрең белән бүлеш инде дәү әти, дигәч, якташы турындагы очрашуны искә ала иде. "Беренче сугышка винтовкалар асып, Югары Көек егете белән кердек. Ул яраланды. Ә 9 май - Җиңү көнен миңа да Берлинда каршыларга туры килде. Автоматчы булдым. Шатлыгыбыздан куанып, автоматлардан күккә атабыз. Шулчак янымда торган бер иптәш, "Шамил син түгелме соң бу?, - дип татарча дәшмәсенме. Якташым Гарәфи булып чыкты. Үзе бер шатлыклы очрашу булды бу. Кочаклаштык аның белән, сөенеп туя алмадык, - дип сөйләде ул. 1945 елның 9 май көнендә Берлинда алмагачлар ап-ак чәчәктә иде. Һич онытасым юк ул көнне", - дип искә ала идем дәү әтием. Туган якларына кайткач, балта остасы булып эшләде. #МойГеройМояСемья
10 месяцев назад
Күңгәр авылында яшәүче Гөлүсә Гатиятуллинаның махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә бер тапкыр кулланыла торган ашлар әзерләп җибәрүе хакында хәбәр иткән идек инде. Гыйнварь аенда Гелүсә егетләргә ике төрле аш, үзе ясаган пакетлы чәйләр һәм «сухой душ» әзерләп җибәргән иде. Бу юлы да ул карабодайдан итле ботка, токмачлы аш, борщ, итле бәрәңге әзерләгән. Күпме хезмәт кергән бит монда. Асылда, районыбызда аның кадәр көч куючы юктыр да әле. Әнә бит үзе дә: “Бик күп көч керде. Кулым авырткан килеш ясадым . Туган як, туган йорт җылысы белән пешерелгән әлеге ризыклар егетләребезгә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итсен иде”, - ди ул.
10 месяцев назад
Җомга көн кич белән, 5 апрельдә, Орск шәһәрендә Ырынбур урамы тирәсендә Җаек елгасында грунттан ясалган дамба җимерелде. Моңа кадәр дамбаның ике урынында су аккан инде, шуңа аның ишелү ихтималы булган. 10 меңнән артык кеше яшәгән 4 меңнән артык йортны су басты. Хәвефле районнардан кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуациялиләр. Шәһәрдә дә, гомумән Ырынбур өлкәсендә федераль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Орскига йөзләгән коткаручыны җибәрде Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, Орскига дамба җимерелү нәтиҗәләрен төзәтер өчен 240 коткаручы һәм 113 берәмлек техника юнәлтелгән. Соңрак ведомство дамба җимерелү нәтиҗәләрен төзәтү максатында көч һәм чаралар төркемен арттырды. Вакыйга урынында барлыгы 440 белгеч һәм 217 берәмлек техника эшли, шул исәптә 30 йөзү чарасы (махсус көймәләр) һәм үтемлеге югары булган йөзүче транспортер.
11 месяцев назад
Әтнәбезнең Ашыт елгасына быел да аккошлар кайтты. Аккош — Кызыл китапка кертелгән. Шуңамы, алар берничә ел инде Ашыт елгасы тыюлыгын үз итәләр. Язын кайтып бәбиләр чыгарганын, аларның үскәнен җәй буе һәркем күзәтә. Ул - суда йөзүче иң эре кош. Аккош гомеренең төп өлешен камышлы күл өстендә үткәрә. Алар салмак, мәһабәт, ышанычлы итеп йөзәләр. Быелгысы елда да мәһабәт кошларыбызны күзәтергә язсын, еллар имин булсын.
11 месяцев назад
Бүген 27 март - Халыкара театр көне! Районыбызның барлык сәхнә осталарын, үзләрен шушы өлкәдә сынаучылар һәм Әтнә дәүләт драма театрының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезгә яңа иҗат үрләре, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләп калабыз! Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театрда хезмәт иткән һәркемгә якты, бәрәкәтле гомер, сүнмәс иҗат, сәламәтлек телибез! Киләчәктә дә изге юлдан тайпылмыйча, матур, гыйбрәтле әсәрләр тудырып, халкыбызга хезмәт итәргә язсын! Районыбызда театр сәнгатен яратучы халык яши. Театр көне белән, дуслар! Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Яшәсен Театр!!!
11 месяцев назад