Вакыт-вакыт Мәрҗанинең йортында булганлыктан, аның кайбер гамәлләрен бәян итеп китмәкче булам. Сүзгә керешкәнче шуны да әйтим ки, күргән, ишеткән һәм белгән нәрсәләргә кыйммәте вакытында бәя бирелми, шуңа күрә аңа әһәмият бирелми, шул сәбәптән, хәтердә калмый, калса да, бик аз, ярым-йорты, бер шәүлә күк кенә кала. Минем дә аның белән аралашудан калган хатирәләрем бик аз булуы белән бергә, әһәмиятсез була алыр. Моңа карамастан, гыйлем һәм гыйлем әһеленең кадерен белә торган газиз милләтем тарафыннан Мәрҗанинең тууына йөз ел тулу мөнәсәбәте белән ясалган юбилейга бөек агам Мәрҗани мәрхүм турындагы хатирәләремне язып уртаклашмакчы булам.
Без Мәрҗанинең ир һәм кыз туганнарының аерым-аерым авыллардан берничә кызлары идек. Үз вакыты белән Мәрҗани безнең аталарыбызга кунак булып килә иде. Бу вакыт һәркайсыбызның яшенә туры килгән күңелле һәм кызык сүзләр белән эндәшә, хәлләр сораша, безнең яшебезгә яраклы сүз һәм хикәяләр сөйләп көлдерә иде. Киткән вакытында, шулай ук үзебезчә әйтеп, кунакка чакырып китә иде.
Йортында булганда ашау-эчү Мәрҗани белән бер мәҗлестә була иде. Бу мәҗлесләрнең һәркайсында мөнәсәбәт чыгарып, төрле мәзәкләр сөйләп, мәҗлесне хушландыра һәм шунда булучыларны көлдерә иде.
Әстерхан күк җимешләре күп җирләрдән укырга килгән шәкертләре көз көннәрендә Мәрҗанигә бик күптөрле җимешне күчтәнәч итеп китерәләр иде. Ул боларны гаиләсе эчендә һәркемгә үзе бүлә һәм шуның эченнән үзенә дә өлеш аерып алып куя иде. Шулай ук шәһәр халкы һәм үзенә мөнәсәбәтле төрле тараф адәмнәреннән килгән кияү бүләге һәм Мәкәрҗә бүләге күк фруктыларны да бүлә, үзенә дә өлеш чыгарып комодына бикләп куя иде. Мондый нәрсәләрдән үзенә өлеш чыгармауны бер дә күтәрми иде. Кызларын тапшыргач, бертуганы Садретдин хәзрәт хатынына да: «Әсма миңа кияү бүләге куйсын, үземә аерым куеп җибәрсен», – дигән. Үзе кардәшләренә барганда яисә кардәшләренең балалары үзенә килгәндә, бу бүләкләрне әлеге балаларга биреп тота иде.
Без йортында булганда, кичләрен ул үзенең китапханәсендә уку белән мәшгуль, без йортның хатын-кызларга махсус бүлмәсендә җөй тегү, тирәк чыгару кебек эшләр белән мәшгуль була идек. Бервакыт, укуыннан бүленеп, китапханәдән чыгып, кыштыр-кыштыр безнең бүлмәгә таба килгәне ишетелә башлый. Без аның килүенә җыенып җитәр-җитми, безнең бүлмәгә килеп керә иде. Кулында әлеге фруктылар була һәм аны безгә бүлеп биреп шатландыра, шул мөнәсәбәт белән, тагын берникадәр без аңлардый кыйсса һәм мәзәкләр сөйләп көлдерә иде.
Аш мәҗлесе тәмам булганнан соң, калган икмәк һәм күмәч сыныкларын җыеп алып, бер тастымалга төрә, мискадагы калган шулпаның капкачын ябып, барын да үзе белән мәҗлестән алып китә һәм аларны китапханәсендәге китап шкафының бер җиренә җыеп куя иде. Кич, китап карап аргач, әлеге шулпа һәм икмәкләрне куйган урыннан алып, суык көенчә үзенең уку өстәленә җәя һәм үзеннән арткан булса, безнең бүлмәгә алып чыгып: «Мә, Галия, син тәмамла», – дип кызы Галия абыстайга бирә иде.
Ашаудан калган икмәк, күмәч катылары күк кавын, карбыз, алма кабыгы һәм боларның орлыклары кебек нәрсәләрнең барын да җыеп куя иде. Көтү кайткач, боларны үз кулы белән сыерга биреп ашата, орлыклары белән тавык, чебеш һәм күркәләрне сыйлый иде.
Исраф һәм әйбернең әрәм булуыннан бик саклана, бу турыда игътибары шулкадәр иде ки, урам һәм ишегалды күк урыннарда тапталып, җиргә сеңеп беткән йомычка күк нәрсәләрне пәкесенең очы белән казып алып, ашханәнең тәрәзәсеннән: «Казан астына ягарсыз, әрәм итмәгез!» – дип эчтәгеләргә китереп бирә иде.
Йортында булганда күзенә күренгән ситса кисәкләрен бик вагына кадәр җыеп, үзенең китапханәсендәге шкафына бикләп куя иде һәм Ташкичүгә бертуганы мулла Садретдин хәзрәткә кунакка барганда бу кыйпылчыкларның берсен дә калдырмый үзе белән алып барып: «Мә, абзакай (бертуганы мулла Садретдин), моны Әсмага (бертуганының хатыны) бир, авыл карчыкларына бирсен, изү ясап, тагарлар», – дип бирә иде.
Бервакыт бер савыт балга тычкан төшеп, шунда үлгән. Моның өчен йорттагыларның бары да аптырашта калды: ташласаң, әрәм, куллансаң, җирәнгеч. Бөек агам мәсьәләне бик ансат бетерде: «Әй ахмаклар, аның нәрсәсе җирәнгеч? Сез кулланмасагыз, мин үзем кулланырмын. Аның пычрак урыны фәкать тычкан төшкән урын гына бит», – диде. Тычкан төшкән урынны пәке белән тирә-ягыннан юнып алды да, анысын түбә тимере астына куйды: «Бераздан бал кортлары алып бетерерләр, бер дә әрәм булмас», – диде. Ул дигәнчә, бераздан кортлар сарылды һәм алып та бетерделәр.
Безгә, аның туган кардәшләренең кыз балаларына, тәкъдирнең кушуы буенча, Казанда төпләнергә туры килде. Без һәркайсыбыз төрле йортларга урнашып, үз алдыбызга гомер итә башлагач та, Мәрҗани мәрхүм вакыты белән хәлебезне үзе килеп белә, вакыты булмаганда, кеше җибәреп белештерә иде. Вакыт-вакыт Казанда булган бөтен кыз кардәшләрен йортына җыя һәм мәҗлестә үзе рәислек итеп, мәҗлескә яраклы төрле мәзәкләр сөйләп, кыз туганнарын хушландыра. Атларын җиктереп, аларның барысы белән бергә: «Урамнарны әйләнеп, тамаша итеп кайтыгыз!» – дип йөрергә чыгар иде. Вакыты белән һич уйламаганда: «Кунарга килдем, урын бирәсезме?» – дип, Казандагы безгә, кыз кардәшләренә, килеп кунгалый иде. Аларның берсе – бер, икенчесе икенче ашны яхшы пешерүдә Мәрҗани каршында өстенлек тапканга: «Фәлән ашны бик теләдем дә, сиңа килдем», – дип тә килгәләп куя иде.
Үзе кардәшлек хакын камил кайгырта, моның өстенлекләрен, сүз уңайлы килгәндә, безгә аңлата тора һәм үз арабызда кардәшлекне бик кайгыртырга куша иде. Аллаһның рәхмәтендә булсын!
Зәйнәп Кәрими.
«Кояш» газетасы. – 1915. – 9 гыйнвар. – Б. 4.