Татар дөньясында Дәрдемәнд исемен күп кенә белемле кеше ишетеп беләдер. Белмисез икән - белегез: ул Тукайдан олырак бөек татар шагыйре. Аның иҗаты татар мәдәниятенең искиткич байлыгы: тирән фикерле, моңсу шигырьләре ХХ гасыр вазгыятен, шул чорның төшенкелеген дә, өметен дә чагылдыра. Бу шәхес күпкырлы: илһам дулкыннарында һәм укучылары өчен ул Дәрдемәнд булса, фани дөньяда исә билгеле эшмәкәр, миллионер, хәйрияче Закир Рәмиев (1859-1921) дип таныла.
Дәрдмәнд, һәм гомүмән Закир белән аның абыйсы миллионер Шакир Рәмиевлар, турында шактый материаллар донья күрде инде. Бигрәктә Лирон Хамидуллинның шул юнәлештә эзләнүләре зур урын алып тора. Моннан тыш диссертациялар да якланган. Әмма бу шәхесләр калдырган эзләр болар белән генә чикләнми әле, бигрәктә музейлар ачкан барлык мөмкинлекләр дә әлегә кирәкле дәрәҗәдә кулланылмаган. Һәм шуңа күрә бу юлдагы фәнни эзләнүләргә әле дә яңа үрләр бардыр.
Кечкенә бер-ике чыганак белән таныштырмакчымын: ул документлар Закир Рәмиевнең Ягафар исемле улы, һәм аның кызы, ягъни Дәрдмәнднең оныгы – Зөбәрҗәт белән бәйле. Берсе – улының автобиографиясы. Датасыз, әмма чыганакның эчтәлегеннән, һәм кара белән язылуыннан, аның 1960 елларда язылгандыр дип фаразлый алабыз. Икенчесе – оныгы Зөбәрҗәт ханым 1989 елда язган кыска гына истәлекләр. Бу ике документ урыс телендә язылган һәм Башкортостанның көнчыгышында урыннашкан Учалы шәһәре муниципаль музеенда (Учалинский историко-краеведческий музей) саклана.
“Шәхесләр” сериясында чыккан китапта Закир Рәмиевнең улы Җәгъфар (Ягафар) турында шундый мәгълүмат китерелә: 1893 елда туган, 1976 елда үлгән. “Хөсәиния” мәдрәсәсендә рушди сыйныфларын беткәч, Оренбург реаль училищесын тамамлый. Гражданнар сугышы вакытында Муса Мортазин җитәкчелегендәге башкорт атлылары бригадасы белән Киевка кадәр барып җитә, поляклар белән сугышта бер кулсыз кала.
Орск шәһәренә, әти-әнисе карамагына кайта. Әнисенә кардәш Гөлнур Борнаевага өйләнә. Ике улы – Морад белән Фуат һәм бер кызы Зөбәрҗәт була. “Варисларында үзе язган шигырь дәфтәрләре саклана. Дәрдмәндкә багышланган истәлек кулъязмасын һәм атасының кайбер язмаларын тотып, илленче еллар урталарында Казанга да килгән. Ул язмалар язмышы әлегә билгесез”, − дип яза Лирон Хамидуллин. Кызы Зөбәрҗәт “бездә андый язмалар юк” дигән.
Ул язмаларның язмышы әле дә ачыкланмаган. Учалы музеенда, кызганычка каршы, мондый кыйммәтле, Дәрдмәнднең шәхесенә багышланган, истәлекләр юк. Әмма тәкъдим ителгән чыганаклар Закир Рәмиевнең балаларының язмышлары турында бераз өстәмә мәгълүмат бирә.
Мәсәлән, автобиографиясендә Ягафар Рәмиев үзенең туган елы дип 1895 елны күрсәтә (“Шәхесләрдә” – 1893 ел). Туган җире – Орск өязенең Юллык авылы (ул хәзерге Башкортостанның Баймак районында). Алтын табучы эшмәкәр гаиләсендә тууын да Ягафар әфәнде әйтеп уза, бала чагының тәүге еллары Верхнеуральский өязендә үтә. Бу урыннарда Рәмиевларның приискылары булган. Зөбәрҗәт ханым үз язмаларында Рәмиевләр гаиләсе җәй көннәре приискыларда, ә кышны Оренбургта үткәргәннәр дип ассызыклый.
Ягафар Рәмиев үзенең беренче белем алуы турында, 8-9 яшеннән алып Оренбург реаль училищесында укыганнын гына күрсәтә. “Хөсәения” мәдрәсәсе турында сүз юк бу чыганакта. 1915 елда реальное училищены беткәч Воронеждагы авыл хужалыгы институтына укырга керә. Әмма инкыйлаб һәм Граҗданнар сугышы башлану сәбәпле укуны 1918 елда ташлый. 1919 ел башында Оренбургка кайта, шушы елның август аенда Башкорт кавалерия бригадасына эләгә. Уралдагы фронтта барган бәрелешләрдән соң, Украина фронтына җибәрелә. Монда ул 1920 нче елда була, һәм шушы бәрелешләр нәтиҗәсендә сул кулын нык яралый, соңрак аның кулы корый башлый. Инвалид хәлендә, ул Орскка кайта, әле әтисе исән була. “Беренче ел бер кәсеп белән дә шөгелләнмәдем”, − дип яза Ягафар әфәнде.
1921 елда Закир Рәмиев тиф чире белән авырып, бакыйлыкка күчә. Булган байлыклары аның тере чагында ук хөкүмәткә тапшырыла. Әмма, Заки Вәлиди язганча, ул үзенең яңа хәятенә бик исе дә китми, тәкъдирем шулдыр дигән сыман кабул итә. НЭП заманында аның гаиләсе, үзләре өйрәнгәнчә, искечә, тырышып сәүдә итеп көн күрергә тырыша, ахырсы. Мәсәлән, Ягафар Рәмиев инвалид буларак пенсия акчасын алмыйча, аның урынына бушлай сәүдә патенты ала. Сугыш инвалидларының шундый хокуклары була. Һәм шул патент буенча ул 1927 елга кадәр сәүдә итә, патентларны бирми башлагач ул “кустарь-приказчик” булып теркәлә. Бу инде кооператив каршысында сәүдә итү булгандыр. Һәм шушы кәсеп белән ул 1931 елга кадәр шөгелләнә. Моннан соң ул ике ел чамасы төрле эшләрдә эшләп карый. Орскида пивной трест “Жигули”да хезмәт итә, умартачы булып та эшли.
Ягафар Рәмиев бу язмаларында НКВД органнары белән булган мөнәсәбәтләрен язмый. Әмма кызы Зөбәрҗәт әтисе турында истәлекләрендә «Подвергался преследованию: порой вызывали на допрос, не приняли в партию» дип яза. Ахырсы шушы тынгысыз тормыш аны 1933 елда үскән урыннарын калдырып Башкортостанның Учалы районына Поляковка дигән урыс авылына күчеп китергә мәҗбүр итәдер. Бу авыл алтын чыгарган төбәктә урыннашкан, монда төрле-төрле шахталар XIX нчы гасырдан ук булган.
Бу урыннар “Золотая долина” га керә: Миәс шәһәреннән башлап Миндәк дигән бистәгә кадәр сузылган. Совет чорында монда Миасский золотопромышленный округ булдырыла, һәм Поляковкада 2 нче Башкомбинат эшли, соңрак ул “Миассзолото” дип атала, ә 1933 нче елда инде “Башзолото” трестына кертелә.
Закир Рәмиевнең Искәндәр атлы улы Поляковкага алданырак килеп урыннаша. Ул монда инҗенер булып эшли. Искәндәр 1917 елга кадәр төпле белем алып өлгерә: ул 1886 елда туган, һәм Петербургта гимназия бетерә, аннары немец телен яхшы үзләштергәч, Германияда Фрайберг тау академиясында укый. 1914 елда аны бетереп, туган якларына кайта.
Әлбәттә мондый затлы гаиләдән чыккан һәм чит илдә белем алган кеше НКВД органнарының игътибарына да эләгә, һәм 1938 елда репрессиялана. Томск шәһәренә якын ГУЛАГ лагеренда Искәндәр Рәмиев 1943 елда вафат була. 1950 нче елларда анык гаепсез икәнен ачыклыйлар.
Искәндәр Рәмиевның улы – Бәшир Рәмиев – техник фәннәр докторы, бу өлкәдә зур казанышларга өлгәшә, беренче ЭВМ машинкасын уйлап чыгаручылардан. Бу беренче компьютерның исемедә аның туган яклары белән бәйле – “Урал” дип атала.
Ягафар Рәмиев шулай итеп абыйсы Искәндәр кырына килеп урыннаша, һәм озак еллар Поляковда бухгалтер булып эшли. Шул юнәлештә ул махсус белем дә ала. Кызы язганча, сугыш алдыннан ул Мәскәүдәге Югары бухгалтер курсларын читтән торып (заочно) бетерә. Башкалага күчеп китергә дә нияте була. Ахырсы абыйсы Искәндәр репрессиялангач, ул зур шәһәргә, кеше аның нинди гаиләдән булмаганырак җиргә күчәсе килгәндер. Ниндидер эш буенча чакыру да алган була, әмма сугыш башлангач, ул инде Поляковкада кала. Приискыдагы эшчеләр арасында зур хөрмәт казана.
1950 елда Поляковка приискысының күләме кимүе сәбәпле, Ягафар әфәнде кыскартуга (сокращение) эләгә. Соңгы елларда ул шулай ук Учалы районына якын, әмма Чиләбе өлкәсендәге Алтын-таш дигән бистәдә эшли. 1967 елда Ягафар Рәмиев күпеллык хезмәтләре өчен “Красная звезда” ордены белән бүләкләнә. 1977 елда ул Алтын-ташта вафат була.
Аның балаларының хәленә килгәндә: 1932 елда туган игезәк уллары бабалары кебек техник белемгә омтылганнар. Фуад Ягафар улы Рәмиев Новосибирск тимер юл институтын тамамлаган, Чиләбедәге гыйльми-тикшеренү институтында баш инженер булып хезмәт иткән, урындагы училищеда укыткан. Гаиләсе булмаган.
Морат Ягафар улы Рәмиев Тау техникумын тамамлаган, Мәскәүдә Тау институтында укыган. Махачкалада күпмедер вакыт эшләгән шушы юнәлештә. 1980 елларда инде, Зөбәрҗәт ханым истәлекләреннән күренгәнчә, ул Чиләбе өлкәсенең Конашак районында гипс карьерлары булган Усть-Багаряк дигән авылда торган һәм эшләгән. Гаиләсе турында мәгълүмат бу чыганакта юк.
Зөбәрҗәт Ягафаровна Рәмиева 1928 елда туган, Чиләбе өлкәсендәге Златоуст шәһәрендә педучилищеда укыган. Озак еллар Учалы районының төрле авыл мәктәпләрендә урыс теле буенча һәм башлангыч классларда укутучы булып эшли. 1973 елдан бирле Сәфәр дигән авылда (Учалы районы) укыткан, хәзер инде Зөбәрҗәт Ягафаровна үзе дә мәрхүм. Истәлекләрендә ул өч улы булганы турында язып үтә. Аларның фамилиялары Иксановлар. Бер улы 19 яшендә вафат була, калган ике улы 1980 еллар ахырында берсе Николаев, икенчесе Сургут шәһәрендә яшәгән.
Сәфәр авыл халкы Зөбәрҗәт Ягафаровнаны гади кыяфәтле, тыйнак, әкрен генә сөйләшә торган ханым дип хәтерли. Үзенең бабасы атаклы шагыйрь икәнен ул 1990 елларда да авыл халкына бик сөйләп йөрмәгән. Шулайда укымышлырак авылдашлары, аның кыз фамилиясе Рәмиева булганга күрә, шул туганлык хакында сораштырып куйганда, үз чыгышын инкарь итмәгән.
Һәм Учалы музеенда сакланган Зөбәрҗәт ханымның һәм әтисе Ягафар әфәнде истәлекләре дә бу мөнәсәбәтне, шагыйрьнең дәвамчыларының тыйнаклыгын да, һәм бабасы белән горурлануын да күрсәтә.
Мәкалә беренче тапкыр "Безнең мирас" журналында басылды (2022 ел, №3).