Дуңгыз — шакшы хайван, ул пычракта ауный, шуның өчен Аллаһ Тәгалә мөселманнарга дуңгыз итен ашауны тыйган, ди берәүләр. Дуңгыз итендә утта кайнатып та бетми торган микроблар бар икән, үзем гәзиттән укыдым, ди икенчеләре. «Мөхәммәд (с.г.в.) гаскәре белән сугышка барганда дуңгыз ите ашаган сәхабәләр бик каты чирләгән һәм шуннан соң Мөхәммәд (с.г.в.) мөселманнарга дуңгыз итен ашауны тыйган, диләр өченчеләре.
Чынлыкта Аллаһ Хак Субханә вә Тәгалә дуңгыз итен ашауны ни өчен тыйды икән соң? Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә дуңгыз итен хәрам кылуының сәбәбе тирәндә ята. Коръән аятьләрен укып белүебезчә, Гайсә галәйһиссәлам дөньяга атасыз, ягъни Аллаһ Субханә вә Тәгаләнең кодрәте белән туды һәм Раббыбезнең хикмәте: Гайсә г.с. тугач та сөйләшә башлады. «Мәрьямгә кавеме әйтте: әй, Мәрьям, ярамаган олуг эш кылдың. Мәрьям әйтте: “Сез угълым Гайсә белән сөйләшегез”. Кавеме әйтте: “Безне мәсхәр итәсең, бишектәге сабый белән ничек сөйләшик?”. Шунда Гайсә кавеменә әйтте: “Мин Аллаһының колымын, миңа Аллаһ китап Бирде һәм мине пәйгамбәр итте. Кайда гына булсам да кешеләр өчен мине мөбарәк-файдалы итте, миңа намаз укырга, зәкат бирергә әмер итте, анама изгелек итүче кылды, тәкәбберләнүче кылмады». (19.27-32).
Гайсә г.с. кавеме яһүдләргә бик күп могҗиза итте, сукырларны күзле итте, Бөкреләрне турайтты, үлгәннәрне терелтте, аяксыз калганнарны аяклы итте. Ләкин кавеме аның пәйгамбәрлеген инкаръ итте. Бик азы гына Гайсә г.с.нең пәйгамбәрлегенә иман китерде. Ышанмаучы яһүдләр: «Син үзеңнең пәйгамбәрелеңә дәлил итеп берәр могҗиза күрсәт, аннары без сиңа иярербез», — диделәр. Гайсә г.с. кавеменең һәлакәткә юлыгасын белеп брчылды: «Аллаһтан куркыгыз« мин сезгә бары тик туры юлны күрсәтүчемен», — диде. Яһүдләр Гайсә г.с.не мыскыллап: «Әгәр син пәйгамбәр булсаң, син Раббыңнан сорар идең күктән ризык иңдерүне, әгәр ризык иңдерелсә без сиңа ышаныр идек». Гайсә г.с. әйтте: «Яхшы, мин АллаҺтан күктән ризык иңдерүен сорармын, әмма шундый шарт белән, әгәр ризык иңгәннән соң да иман китермәсәгез, Раббым сезне моңа чаклы бер кавемне дә газап кылмаган газап белән тотачак». «Без ризабыз», — диделәр.
Чалт аяз көндә, түбәсе ябылмаган бер бина эчендә меңнән артык яһүд җыелды. Барысына да урын җитәрлек итеп өстәл кордылар һәм Гайсә г.с. Аллаһыга ялварып күктән ашъяулыгы белән ризык иңдерүен сорап дога кылды. Күп тә үтмәде ике болыт пәйда булды һәм бинага якыная башлады. Якынлашкач ике болыт арасыннан ашъһулыгы күренде. Аллаһының иксез-чиксез кодрәте белән болытлар ашъяулыгын ризыклары белән өстәл өстенә урнаштырдылар һәм юкка чыктылар.
Кәферләр комсызланып өстәлдәге ризыкка ябырылдылар һәм берсен-берсе төрткәләп ашарга керештеләр. Алар ярлыларга, мескеннәргә калмасын дип, кесәләренә, биштәрләренә ризык тутырдылар, әмма ни хикмәт, ризык кимемәде.
Бу әйтелгән сүзләрне Коръән аятьләре белән дәлилләп китәсе килә: «Хәравилар әйтте: “Әй, Мәрьям угълы Гайсә, Раббыңның күктән безгә ашъяулыгы белән ризык иңдерергә көченнән киләме?” Гайсә әйтте: “Аллаһтан куркыгыз, газабыннан сакланыгыз, әгәр мөселман булсагыз!” Алар әйттеләр: «Күктән иңгән ризык белән ризыкланып нәфесебезне басар идек, синең сүзеңнең хаклыгын беләсебез, ризыкның Аллаһтан иңдерелгәненә шаһит булырга телибез», — дип. Мәрьям угълы Гайсә әйтте: “Әй, тәрбиячебез — Аллаһ! Күктән безнең өчен ашъяулыгы Белән ризык иңдер, ризык әүвәлгелргә дә һәм ахыргыларыбызга да могҗиза булсын! Безне сыйла, бәйрәм булсын. Син ризык бирүдә иң юмарт бит”.
АллаҺ әйтте: «Мин аны сезгә иңдерермен, ләкин моннан соң да арагызда көфер сүз сөйләүче табылса, иман китермәсә, Мин аны шундый җәза белән газаплармын ки, галәмдә моңа чаклы булмаган җәза белән җәза бирермен», — дип. (5. 112-115).
Алар күктән могҗиза итеп ризык иңдерүне сорадылар һәм ризык иңдерелде. Шул ризык белән үзләре сыйландылар. әмма аларның бик күбесе иман китерүдән баш тарттылар. Шулвакыт АллаҺның вәгъдә иткән ләгънәте — җәзасы аларга иреште. Гайсә г.с. гә ышанган мөселман булганнар (хәварилар) имансызлардан аерылып бераз китүгә, артларына борылып карасалар — кәферләрнең бер төркеме маймылга әверелеп сикерешә, бер төркеме дуңгызга әверелеп мыркылдаша иде.
Мөхтәрәм укучылар, бу уйлап чыгарылган әкият түгел, чынбарлык, чөнки без мөселманнар Коръән аятьләренә шик китермичә ышанабыз.
«Әйт син: «Аллаһ хозурында булган җәза мәсьәләсендә моннан да яманрак нәрсә булганын сезгә сөйлимме?» — дип (АллаҺ Тәгалә Мөхәммәд с.г.в. гә мөрәҗәгать итә. — Р.Х.) «Кем Аллаһның ләгънәтен алды, кем Аллаһның ачуына дучар булды, аларның кайсысы дуңгызга, кайсыдыр маймылга әйләндерелде…» (5.60)
Югарыда Коръән аятьләре белән дәлилләп сөйләп узган риваятьтән күренгәнчә, Аллаһы Тәгалә безгәдуңгыз итен ашауны хәрам итүенең сәбәбе дуңгызның шакшы хайван булуында да, дуңгыз итендә «микроблар» булуда да түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең кешене үзенең кардәшен ашаудан тыюы сәбәп булып тора. Әйе, дуңгыз ите ашау кеше ашау белән бер дәрәҗәдә гөнаһылы. Инде медицина күптән дуңгыз тәненең тукымалары белән кеше тәне тукымалары арасында бер аерма да юклыгын исбат итте. Хәтта кан әйләнеше дә бер төрле һәм кан группалары да кешенеке кеБек дүрткә бүленә, ә калган йорт хайваннарның каны 12 группага бүленә.
Кайсыбер мөселман кардәшләребез байлык тупларга ансат дип, дуңгыз үрчетеп дуңгыз ите белән сәүдә итә һәм алар әйтәләр: «Аллага шөкер, без үзебез дуңгыз ите ашамыйбыз», — дип. Хак Тәгалә каршында бу гамәл барыбер кеше ите белән сату иткән кебек.
Белгәнебезчә, мөхтәрәм мөселман кардәшләр, аракы эчү зур гөнаҺка керә, дуңгыз ите ашау, яисә үрчетеп сату аракы эчкәнгә караганда да гөнаҺлырак. Чөнки дуңгыз ите ашау — кеше ите ашау дигән сүз.
Ә дуңгыз шакшы хайванмы? Җәмәгать, дуңгызның тавык ашаган нәрсәне ашаганын күргәнегез бармы? Юк! Димәк, дуңгызның ризыгы тавык ризыгыннан күпкә чистарак. Әйе, дуңгыз ләмдә ауный. Ни өчен? Чөнки дуңгызга санаторийга барырга путевка бирүче юк, аның тәне кеше тәне кебек сызлаучан. ә без — кешеләр шул «ләмдә» аунар өчен 20 шәр мең сум акча түләп санаторийга бармыйбызмы? Ничек кенә барабыз, чөнки буыннар сызлый.
Мин ни өчен татар милләте дингә кайтмауның төп сәбәбен аңлатучы Коръән аяте белән сүземне тәмамлыйсым килә: «Шиксез, залим галимнәр Без иңдергән ачык аятьләрне надан мөселманнардан яшерә һәм АллаҺһы хөкемнәрен бетәчәк дөньяның аз малына сата. Бидгать гамәл кылып мөселманнарның ашын ашап акчаларын алалар». (2.174).
Рәсим Хәбибулла.