Найти в Дзене

Ялгызлык

Сөйгән ярлар алар төрле була,

Ташлап китә ала кайсы да.

Ә мин менә беләм шундый бер яр,

Булыр синең белән кайда да.

Ул - ялгызлык... Искиткеч сөйгән яр,

Сәгать тавышыннан танырсың,

Яңгыр булып тәрәзәңә кагар,

Мәхәббәтен шуннан аңларсың.

Гаеп таба белмәс, талашмас та,

Яхшы яклары күп, санасаң.

Шунсы начар - үзе яратса да,

Яратма аны, кач, качалсаң.

Бар андый яр, үзем генә беләм,

Күп сайланма соңга калырлык.

Уртак сүз тапмасаң кеше белән

Синең ярың булыр Ялгызлык...

Наиля Зарипова