Найти тему

Яшьлек эзләре

Өлгермәдем яшьлек белән хушлашырга.

Кем өлгерде? Миңа әйтегез.

Яшьлек куша безгә ашыгырга,

Калдырмыйча йөргән эзебез.

Өлгермәдем. Ничә яшьтә, кайчан?

Ник әйтмәдең миңа син, яшьлек?

Минем кебекме син оялучан,

Качтың, очтың миннән диярлек.

Язып куйган булсам киткән көнең,

Искә алыр идем ел саен...

Юк, син, яшьлек, хушлашмыйча киттең,

Сиздермәскә теләп мөгаен.

Өлгермәдем. Бәлки беләсездер?

Ничә еллар инде эзләдем,

Кайсыгыз да булса күргәнсездер,

Мин югалткан яшьлек эзләрем...

Наиля Зарипова