Иртәнге «2+ шоу» тапшыруын алып баручылар - Алинә Вәлиева белән Ришат Хаҗиев һәм радионың яшь популяр алып баручысы - Алмаз Хәертдинов Татарстан радиолары рекорды китабына керү өчен тырышачаклар. Алар эфирга 9 декабрь иртәсендә чыга һәм 2 тәүлек буе микрофон алдыннан китми эшләячәкләр. Шул рәвешле, «Күңел» радиосы 25 еллык юбилее алдыннан Татарстан радиолары арасында рекорд куячак. Әлеге тәҗрибә киләсе юбилей елында Гиннесның рекордлар китабына керү өчен әзерлек чарасы да булып тора. Радиомарафонның төп максаты – республикада «Күңел»нең дәрәҗәсен тагын да арттыру, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында ана телебезне пропагандалаучы радионың киләчәк буынны тәрбияләүдәге әһәмиятен ассызыклау, тыңлаучыларда татар телендә яңгыраган җырларга, милли моңнарга мәхәббәт уяту, милли кыйммәтләребезне саклауга халык игътибарын җәлеп итү. Әлеге туктаусыз марафон гадәти эфирдан аерылып торачак. Программада: онлайн концертлар, җылы әңгәмәләр, бүләкләр уйнату, туры эфирда тыңлаучылар белән а
«Күңел» радиосында зур марафон. Тәнәфессез, бер ялсыз 30 сәгатьлек эфир
Партнёрская публикация
2 декабря 20212 дек 2021
1 мин