Әгерҗе районы Тирсә авылындагы спорт комплекс ишегендә бер елга якын йозак эленеп тора. Авыл активлары, район, республика, Россия чемпионнары тәрбияләнгән әлеге комплексның эшләвен сорап, район башлыгына мөрәҗәгать белән чыктылар.
ПРОБЛЕМАЛАР ӨЧ ЕЛ ЭЛЕК БАШЛАНДЫ
Тирсә – җирлектә генә түгел, районда иң зур авыл. Биредә 1500дән артык кеше гомер кичерә. Халыкның яртысыннан күбесе – хезмәт яшендәгеләр. Тирсәдә эш яшендәгеләрнең күп булуы, яшьләрнең төпләнеп калуының төп сәбәбе – авылның Әгерҗегә якын урнашуы, эш урыннары белән тәэмин ителү.
Әмма зур җирлекнең зур проблемалары да бар. Шуларның берсе – узган елдан бирле спорт комплексның эшләмәве.
– Комплекс белән бәйле проблемалар 2018 елдан ук башланды инде, – дип сөйли 30 елдан артык аның директоры булган, тренер вазифасын башкарган Сирень Галиуллин. – Безнең комплекс Әгерҗедәге балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенә (ДООЦ) карый иде. Әгерҗедә 2018 елда “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты төзелгәч, ДООЦ белән мәктәптән тыш эшләр үзәген берләштерделәр дә, спорт комплекс директоры вазифасын кыскарттылар. Мин эшсез калдым, ә әлеге бинаның ишегенә йозак элделәр.
Әлеге хәл Тирсә халкы арасында шау-шу куптарды. Алар авыл башлыгына да, район җитәкчеләренә дә, спорт бүлегенә дә мөрәҗәгать итеп карыйлар. Һәм, ниһаять, әлеге проблема, уңай хәл ителеп, 2020 елның январеннан Сирень Галиуллин яраткан эшенә кайтты...
ЧЕМПИОННАР БИРЕДӘ ТӘРБИЯЛӘНДЕ
Чемпионнар тәрбияләнгән комплекс янә тулы куәтенә эшли башлады. Әмма озакка түгел... Бу урында үткәнгә кайтып, биредә тәрбияләнгән спортчыларның уңышларын да барлап алыйк әле. Кул көрәше буенча районда иң беренче Европа чемпионнары булган Гөлчәчәк Нуретдинова, Зөлфия Фәттахованың спортка чишмә башы нәкъ менә биредә башланды. Хәзер үзе чемпионнар үстерүче Руслан Закировның да беренче тренеры – Сирень абый.
– Безнең авылда гына Россиянең дүрт спорт мастеры бар. Алар – Гөлчәчәк Нуретдинова, Марсель Галиуллин, Альмира Хәбибуллина, Руслан Зхакиров, – ди горурланып тренер.
Комплекс эшләгән вакытта татарча көрәш, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, аэробика, кул көрәше секцияләре гөрләп торды. Район күләмендә уздырылган кышкы спартакиданың гына 30 еллык бай тарихы бар. Ул Сабан туен хәтерләтә торган чара иде. Бөтен район спорт сөючеләре җыелып, дистәгә якын төрдә көч сынаштылар. Район күләмендә волейбол, баскетбол, татарча көрәш бәйгеләренең дә күбесе Тирсәдә оештырылды. Укучылар, яшьләр генә түгел, авыл өлкәннәре дә, сәламәт яшәү рәвешен сайлап, бирегә килделәр. Сирень Галиуллинның тырышлыгы белән тренажерлар да сатып алынды. Моннан сигез ел элек өлешчә ремонт та ясалды: комплексның түбәсе, тәрәзә-ишекләре алыштырылды, бина тышкы яктан төреп алынды.
КОРОНАВИРУС АЯК ЧАЛДЫ
– Узган ел дәртләнеп эшли башлаган гына идек, коронавирус пандемиясе башланды да янә спорт комплекс ябылды. Һәм аның бүгенгә кадәр ачылганы юк, – ди Сирень абый.
Бу мәсьәләне тирсәлеләр күптән түгел район башлыгы Азат Вәлиев катнашында узган халык җыенында тагын бер кат күтәрделәр.
– Бездә шөгыльләнергә теләге булганнарга хоккей тартмасы да, балалар өчен спорт мәйданчыгы да бар. Әмма алар гына җитми. Безнең спорт комплекста шөгыльләнәсебез килә. Бер мең квадрат метрдан артык мәйданы булган бинаның буш торуына йөрәгебез әрни. Балалар, яшь әти-әниләр, спорт сөючеләр, авылның өлкәннәре исеменнән Сезгә мөрәҗәгать итеп, үтенечебезне уңай хәл итүегезне сорыйбыз, – диделәр бер төркем актив яшьләр.
Азат Рөстәм улы әлеге мәсьәләне уңай хәл итәргә, спорт комплекста штат булдырырга вәгъдә бирде.