20 июньнән югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Быел ул дистанцион формада уза һәм вузларга документларны БДИ нәтиҗәләрен алганчы ук тапшырырга мөмкин. Кайсы вузларда өстәмә бюджет урыннары бар? Абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләр нинди? Без әнә шуларны белештек.
КФУ Казан федераль университетның матбугат үзәгеннән 16 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, 23526 гариза тапшырылган. Быел КФУның кабул итү кампаниясе «Буду студентом!» социаль-белем бирү челтәре аша электрон формада эшли. – Без телефон аппаратлары һәм call-үзәк хезмәткәрләре санын икеләтә арттырдык. Хәзер сәгатенә 270 шалтырату кабул итәргә әзер. Моннан тыш, сорауларга электрон почта аша җавап бирүче белгечләр һәм социаль челтәрләрдә булачак студентлар белән аралашучы хезмәткәрләребез бар, – диде КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Олег Бодров. Узган ел КФУда 5345 бюджет урыны булса, быел – 5330. Барлыгы 15 меңнән артык студент кабул ителәчәк. Түләүле бүлекләрдә иң югары бәя дәвалау эше
