Найти в Дзене
Rayshania G/А

КОЯШ КЕБЕК...

Оглавление

Раушания Г/А
Раушания Г/А

Кояш кебек килеп керәсең дә

Карашларың белән кочасың...

Әйтерсең лә иңнәремдә канат,

Килә шуңа күккә очасым.

Айлы кичтә ай нурына ияреп

Төшләремә көн дә керәсең...

Җаннарыбыз тартылалар каты,

Шуңа янымда син күрәсең.

Йолдыз сыман янган күзләр аша

Күрәмен мин якты хисләрең…

Сагынганда күзләремне алмый

Күккә багам шуңа кичләрен.

Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.

Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.

P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.

Ихтирам белән, Раушания.

Сәламәт булыйк!