Сиздермичә кергәнмен мин
Йөрәгеңнең түренә.
"Яратам"-дип әйтмәсәң дә,
Күзләреңнән күренә.
Миңа сөеп карый алар,
Йолдыз сыман уйныйлар.
Читтән генә күзәтәләр,
Арттан бер дә калмыйлар.
"Яратам"-дип әйтмәсәң дә,
Күзләрең саталар бит.
"Яратам"-дигән, сүзләрең
Аларда яталар бит.
Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.
Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.
P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.