Юк идең бит син бу дөньяда,
Хыялымда сине тудырдым.
Хыялларым чынга ашмадылар,
Үткәннәрдә шуңа калдырдым.
Күзләреңне, нурлы йөзләреңне
Хыялымда уйлап чыгардым.
Иреннәр дә безнең кавышмады,
Хыялларда гына чыланды.
Юк идең бит син бу дөньяда,
Тик шулай да шуңа ышандым:
Хыялларым чынга ашуына,
Мәхәббәтем эзләп табуына.
Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.
Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.
P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.