Найти в Дзене
Rayshania G/А

ДӨНЬЯ АРБАСЫ...

Оглавление

Шалтырый дөньяның арбасы,

Кешеләр уянып, аңлармы...

Дилбегә бик каты селтәнә,

Чыбыркы яралый җаннарны.

Язларны, яз диеп буламы...

Җилләре чеметеп ала бит,

Кешесе, дөньясы үзгәрде,

Җан елый, йөрәктә яра, бик.

Ә күңел кояшны көтә гел,

Җылысын килә бит тоясы...

Таң белән өметләр уяна,

Гомерләр теләми кыясын.

Үлчәнә бар нәрсә үлчәүдә,

Сайланыр кайсысы арадан...

Ач Аллаһ күпләрнең гөмбәзен,

Яктырсын җир өсте яңадан!

Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.

Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.

P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.

Ихтирам белән, Раушания. Сәламәт булыйк!