Синең дөньяң миңа бик тә кызык,
Ул дөньяны килә беләсем.
Ерак араларны якын итеп,
Яшен сыман килә киләсем.
Тик шулай да сабырлыгым җыям,
Артык сүз дә куркам дәшәргә.
Мин өйрәндем инде бу дөньяда
Үз эчемдә генә яшьнәргә.
Яшьни алмыйм яшен төсле ачык,
Югалтудан куркам бәхетне.
Яшеннәрдән узып яшьнәр өчен
Кирәк түгел алу тәхетне.
Яшен тизлегендә сөю килми,
Килсә, ул бит бик тиз тарала.
Яшен сукса ике пар йөрәкне,
Саф хисләр дә хәтта карала.
Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.
Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.
P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.