Шагыйрәме әллә, диеп,
Күпләр бирә сораулар...
Шагыйрә түгел, дим, мин,
Тик язам бераз юллар.
Бу юлларда төрлесе бар,
Кичерешләр чагыла...
Төн уртасы, көн яктысы,
Төрле чакта языла.
Сорап тормый илһам килә,
Теләк туа язарга...
Ургылып чыга хисләрем,
Кул каләмгә сузыла.
Шигырь белән бәйләнгәч,
Шигырь минем язмыштыр...
Бәлкем шулай кирәктер,
Бәлкем минем ялгыштыр.
Шагыйрә, дип, уйламагыз,
Шагыйрә түгел әле...
Күңел тик шигырь җанлы,
Хисләр түгелгән чагы.
Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.
Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.
P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.
Ихтирам белән, Раушания Сәламәт булыйк!