Найти в Дзене
Rayshania G/А

КАЙЧАН ТУА ШИГЫРЬ...

Оглавление

Раушания Г/А
Раушания Г/А

Кайчан туа шигырь, диеп, сораганга...

Җавап бирәм менә мин шулай:

Күңел халәтемләрем, йөрәк серем-

Илһам килгән төнем һәм көнем.

Язып куейм, диеп, язып булмый,

Тырышып утырсам да мин кайчак.

Төнлә, дими, иртәләрен, дими,

Илһам килсә шигырь туачак.

Шигырьләрдә кеше язмышы да,

Үз язмышым да анда чагыла.

Моңлы чакта, моңсу шигырь туа,

Күңел көрдә, дәртем агыла.

Әрнүләрне чагылдыра алар,

Сагышларны сөйләп, аңлата.

Шатлыкларым эчемә сыймаганда

Шигырь юлларымда яңгыратам.

Юанычым, куанычым алар,

Көнкүрешем алар белән бит.

Киләчәгем алар белән килсен,

Үткәннәрем аларда калсын!

Шигырьләрдә кеше язмышлары,

Үз язмышымда анда аз түгел.

Аңлатмыйча хис-тойгыларымны

Ничек чыдап торсын соң күңел?!

Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.

Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.

P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.

Ихтирам белән Раушания. Сәламәт булыйк!