Найти тему
Rayshania G/А

АЙЛЫ КИЧЛӘР...

Оглавление

Раушания Г/А
Раушания Г/А

Айлы кичләр, яна хисләр

Мәхәббәт бакчасында.

Безнең күзләр яналар

Яратып баккачтын да.

Сөю хисе канатлана,

Без бәхетле бу кичне.

Әйтеп аңлатып булмый

Бергә татыган хисне.

Калсын алар арабызда,

Җилкендерсен йөрәкне!

Сөю бар да шундый көчле

Кычкырырга кирәкме?!

Айлы кичләр, безнең өчен,

Сүрелмәсләр хисләрем.

Алар бар да йөрәкләрдә

Җуймас сөю көчләрен.

Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.

Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.

P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.

Ихтирам белән, Раушания.

Сәламәт булыйк!