Елмаюың җәлеп итте,
Миңа рәхәт аңардан.
Елмаюың күрер өчен
Киләм ерак арадан.
Йөрәгемә үтеп керде,
Хисләр уянды кинәт.
Очып йөримен хәзер,
Иңнәргә куйдың канат.
Гашыйк булуым шушы,
Елмаю төшми йөздән.
Көннәр буена шулай
Елмая минем күзләр.
Елмаю безне һаман
Алда да җәлеп итсен!...
Елмай әле, елмай тагы,
Йөрәк түремә үт син!
Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.
Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.
P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.
Ихтирам белән Раушания!
Сәламәт булыйк!