Найти тему
Rayshania G/А

ЭЗЛӘНӘМ...

Оглавление

Раушания Г/А
Раушания Г/А

Әллә-ниләр ззләп чыгып китә,

Бу күңелгә ниләр кирәк соң?

Һәрбер йортка кереп чыга ул,

Якты чырайлылар сирәк шул.

Әллә миңа шулай күренәләр,

Тоемлавым, холкым шундыймы?

Аңлый алмыйм әле бу халәтне,

Гадиерәк яшәп булмыймы?

Күңел белән күрә белүем дә

Катлаулы итә тормыш юлым.

Күзләр күрмәсә дә, күңлем күрә,

Эзли бит ул үзенә тиң колын.

Колың булырдайлар сирәк икән,

Һәркемгә дә булмый таянып.

Күңелләре киңнәр белән рәхәт,

Авыр, киткәннәре белән тараеп.

Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.

Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.

P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.

Сезне сөеп, сезнең Раушания Гази. Исән-сау булыйк!