Найти в Дзене
Rayshania G/А

КЫЗ БАЛА...

Оглавление

Раушания Г/А
Раушания Г/А

Кыз баланың күңеле нечкә була,

Бик тиз өзәр җилләр искәләп.

Салкын җилдәй кагылмагыз аңа,

Сүлмәсен ул таҗын чәчкәләп.

Кыз балалар кунак кына өйдә,

Озакламый аннан да китәр.

Кунак кызның урыны түрдә булсын,

Белмибез бит юлларын үтәр.

Кыз балага кырын карамагыз,

Җанын өзеп, яра салмагыз!

Кирәклеген тоеп яшәр өчен

Кыз баланың хәлен аңлагыз!

Кыз балага бәхет теләп торыйк,

Бар яктан да бәхетле булсын!

Бала бәхете, ана бәхете төсле,

Кыз балалар бәхеттән уңсын!

---------------------------------------------------------

Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.

Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.

P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.

Ихтирам белән, Раушания. Сәламәт булыйк!