Найти тему
Rayshania G/А

БУЛ ГЫНА СИН...

Оглавление

Раушания Г/А
Раушания Г/А

Бул гына син, яңгырым, карым!

Мин, дип, сула кулларың төшсә!

Юл күрсәт син миңа, сукмагым бул,

Фәрештәм бул онытылган төштә!

Бул гына син, серем, могҗизам!

Гайбәтләргә елмаеп кара!...

Язмышым бул, ачы ялгышларым,

Өметем бул, җаныма яра!

Бул гына син, тугыры, туры да!

Күзләремә карап укы мине!

Дәртле бул, көчле, назлы яр,

Син минем үз колым, үз тиңем.

Бул гына син, түземле, сабыр да!

Яктылык бул, ыңгыр-мыңгырда!

Яраларым булсаң да син кайчак,

Бул гына син! Ярым бул гына!

------------------------------------------------------------

Язылдыгызмы?
Лайк куегыз.
Каналга язылыгыз, яңа шигырьләремне укып барыр өчен.

Шулай ук бик шат булырмын, әгәр дә сез ошаган шигырьләрем белән социаль челтәрдә бүлешсәгез (ВК, Одноклассники һәм башкаларда...) - бу минем каналның үсешенә булышачак.

P.S. : Истә тотыгыз, авторыннан башка күчереп алу закон белән тыела.

Ихтирам белән, Раушания!

Сәламәт булыйк!