Мин бәхетсез…бәхетле булырга тиеш
⠀
Лилия белән Әминә, дәресләр беткәч, өйгә кайтырга чыктылар. Урамда инде яз кояшы туры карый башлаган. Кыш буе күзләрне чагылдырып яткан кар көртләренә яз шәүләсе төшкән.
⠀
Кибет янына җитәрәк, кызлар Әлфирә апаны очратты. Әминәләрнең күршесендә яши иде ул. Исәнләшкәч,
⠀
-Укуы авыр түгелме? Ничә дәрес булды бүген?-дип сорады ул алай бик хисләргә бирелмичә.
⠀
-Төрле чак була инде, алты дәрес бетереп кайтып киләбез менә, - диде Әминә бик мөһим йөз ясап.
⠀
Лилия дә өстәргә теләгән иде-дәшмәде. Уйларга баткан чагы иде аның.
⠀
-Укып кеше буласыгыз бар инде, җаныкайларым. Әминә, син бигрәк әтиеңә охшаган. Кыз-бала әтисенә охшаса, бик бәхетле була, дип әйтәләр.-диде дә, Лилиягә карады.-Син кемгә охшагансыңдыр, Лилия, аңлап булмый. Күбрәк әниең, бугай.
⠀
Аяк астындагы җыела башлаган кар суына карап торган Лилия сискәнеп китте. Аның колагында Әлфирә апа әйткән сүзләр “Син бәхетле булмаска тиеш” дип яңгырады. “Мин әтигә охшамаган, миңа бәхет татымас, ахры”, дип өзгәләнде шулчак аның күңеле. Әле балалыктан чыкмаган кыз мондый сүзләр ишетергә әзер түгел иде. Күңеленә якын ала торган бала шул ул. Менә, аршында бәхете ташып торган Әминә басып тора. Ә Лилия?
⠀
Лилиянең тизрәк өйгә кайтып, көзгегә карыйсы килә башлады. Ул апа ялгышып кына әйтте төсле, яхшылап карарга кирәк. Баскыч төбеннән үк каршы алган песи дә күзенә күренмәде аның. Өске киемнәрен дә салып тормыйча, иске өч яклы көзге каршына килеп басты. Лилия, йөзен чытып, әз генә булса да әтисенә охшарга тырышты. Дөресрәге, киләчәк бәхетенә ышанырга теләде ул.
⠀
Шул көннән башлап кызчык һәрбер юлында очраган авырлыкларны бәхетсезлек итеп кабул итә башлады. Әгәр дә берәр уңыш елмайса, аның артыннан һәрвакыт берәр сынау көтте ул. Ни гаҗәп, әтисенә охшаган балаларның бәхетле булачакларын Лилиягә бик еш ишетергә туры килде. Әйтерсең, ул тормыш девизы аның артыннан ияреп йөри иде. Бәхетсез булырга тиеш ул, әтисенә охшамаган…
⠀
Тормыш дәвам итте, инде Лилия дә җиткән кыз булып, үзенең гаиләсен корды. Инде балачакта ишеткән сүзләрен дә онытты бугай, ләкин барыбер үзен тулысынча бәхетле итеп тоймады. Башкаланың иң күренекле университетларыннан кызыл диплом тотып чыгулары да, тәртипле егеткә кияүгә чыгуы да аңа үзен рәхәт итеп тоярга ярдәм итмәде. Күңелнең ерак бер почмагында теге корт утыра иде. Янәшәсендәге бәхет чын түгел кебек тоелды аңа. “
⠀
Бу минем белән ялгыш булган бәхет, ышанмыйм. Менә хәзер мин барысын да югалтырмын да, балачакта юралган бәхетсезлек килер”, дигән уйлар гел борчып торды аны. Кибет янында әйтелгән бер җөмлә…һәм ул әле дә Лилия артыннан ияреп йөри.
⠀
Язгы көннәрнең берсендә Лилиянең күңеле мәчеткә тартылды. Әллә нәрсәсенә ярсый аның бүген йөрәге. Ниндидер авыр кара тапны юып төшерәсе килә кебек. Мәчетнең хуш исеннән кызның җанына әкрен генә адымнар белән тынычлык иңә башлады. Ничек рәхәт. Әйтерсең лә бернинди борчу юк, бар да яхшы.
⠀
Намаздан соң, кулларын күтәреп, Аллаһтан бәхет сорады ул. Шул минутта ул күңеленең чистарынып калганын сизде. Бетте, юылды теге кара тап.
⠀
“Тукта…бәхет бит бу. Мин бәхеткә лаек. Бәхетле булыр өчен кемгә дә булса охшау кирәк мени?”
⠀
Юк, бәхет ул ярату, ялгышу. Бәхет ул яшәү. Бәхет ул мин.