Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Бидгать нәрсә ул?

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН
Хәдис:
«Бер кеше безнең динебез жөмләсенэ динебездә булмаган бер асыл вә кагыйдәне яки берәр төрле игътикад вә гыйлемне уйлап чыгарса, ул нәрсә шул кешенен үзенә кайтарыла».

Шәрех язучылар тарафыннан әйтелгэн сүзләргә күрә, бу хәдис шәриф ислам диненең бик зур кагыйдәләреннән булып, мөселманнар арасына таратылырга вә мәгънәсен һәркемгә аңлатылырга тиешле. Сәләф гасырыннан соң ислам диненә катышкан никадәр бидгать вә яман нәрсәләр булса, шуларны кабул итмәү вә инкяр кылу турысында бу хәдиснең төп нигез итеп тотылуы тиешле.

Бер мөселман, әгәр дә кулыннан килсә, пароход яки тимер юл уйлап тапсын, телеграф вә телефон ясасын, табигатьне буйсындыру сәбәпле, күңелләргә килмәгән нәрсәләрне дөньяга чыгарсын, бер зарар да юк. Чөнки бу нәрсәләр дини эш вә дингә бер яңалык кертү түгел, мәктәпләр, мәдрәсәләр бина кылу, мәчетләргә манаралар кую, китаплар язу, хәтта, Коръән Кәримне матбагаларда бастыру саф дөньяви эшләрдән. Әмма Расүлүллаһтан риваять ителмәгән рәвештә берәр төрле ГАКЫЙДА төзү вә берәр төрле ГЫЙБАДӘТ уйлап чыгару яки гомуми гыйбадәтләргә аерым бер сыйфат вә рәвеш бирү, сәләфләрдән мирас булып калган вә ислам дөньясында нигез итеп тотылып килгән дини мәртәбәләр вә төшенчәләрне башка бер милләтнең дини исемнәренә вә дини төшенчәләренә алмаштыру (мәсәлән, «җәмигъ» урынына «собор», имам вә мөәззин урынына «рухани аталар» кебек сүзләр) мөселманнарга карата бидгать була һәм, бу хәдис таләп иткәнчә, кире кагыла.

Бидгать сүзе ялгыз дини эшләргә генә хас икәнлеге бу сүзләрдән аңлашылса кирәк.

Мөстәхәб дәрәҗәсе белән генә булса да, Аллаһ вә аның Пәйгамбәре тарафыннан әмер булган яки бәрабәренә савап вәгъдә ителгән нәрсәләр дини булып, аннан башкалар - дөньявидыр. Бу кагыйдә һәрвакыт хәтердә булырга тиешле.

Дин эшләрендә теләсә ничек хуҗалык итү Аллаһның үзенә генә хас булып, нинди генә ният белән булсын, бу эшкә бәндәләрнең катнашырга хаклары юк.

"Җәвамигуль кәлим шәрхе" китабыннан.