Бу көннәрдә Мәскәүдә елның иң зур вакыйгаларының берсе – «Халыклар дуслыгы — Русия бердәмлеге» дип аталучы Русия халыклары конгрессы үтә.
Чара Русия халыклары ассамблеясенең 20 еллыгына багышланган. Конгресс чикләрендә Евразия халыклары ассамблеясенең Генераль советы утырышы һәм «Без — русиялеләр» форумы уза.
“Башинформ” агентлыгына Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, юбилей тантанасының гала-концертында Башкортстаннан Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле чыгыш ясый. Коллектив «Безнең бәйрәм» башкорт биюен һәм Русия халыкларының «Бердәм гаиләдә» биюләр сюитасын башкара.
Фото: Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль сайтыннан