Найти в Дзене
☺️ Сөлге җыю, яулык җыю, «әрәпә
»... Кыскасы, сезнең якларда Сабан туена бүләк җыя башладылармы әле? Комментарийларда матур-матур фото/видеолар калдырсагыз да була. Узган еллардагы бәйрәм мизгелләре белән дә уртаклаша аласыз 👇🏻
17 часов назад
1 день назад
✅ Очрашуда корбанлык сарыкларының бәяләре турында да сөйләштеләр
Рөстәм хәзрәт кайбер кешеләр арасында йөргән «сатулашырга ярамый» дигән сүзләрне кире какты.  Сатулашу сәдакадан китә, ягъни кешегә сәдака биргән шикелле әҗер языла. Корбан сарыгын сатып алган кешенең бәя турында сөйләшүе дөрес, – ди ул.  Шулай ук фермерларның бәйрәм көннәре алдыннан сарык бәяләрен арттырып куюларына дин әһеленең фикерен дә белештек 💬 Без, әлбәттә, бәяләргә бәйләнә алмыйбыз. Дин күзлегеннән караганда, «шушы сарыкка шундый бәя куегыз» дигән йөкләмә юк. Кеше буларак, моңа тискәре карашта. Үгет-нәсыйхәтләрдә хакларны арттырмаска кушабыз...
2 дня назад
📣😵‍💫 Яз килеп, җәйгә авышкан вакытта табигать белән бергә кешеләр дә җанлана, яшәрә башлый
Хәтерләсәгез, көзен без төшенкелек турында сөйләшкән идек. Алтын чорда кешенең рухи дөньясы, табигать ритмнарына яраклашып, кышка әзерләнсә, яз безгә бөтенләй башкача тәэсир итә. Аралашасы, дөньяга, кешеләргә ачыласы килә башлый. Монысы нәрсә дигән сүз? Күңел ачылуның нинди тискәре яклары бар? 👇🏻 https://vatantat.ru/news/iazyn-acyla-kunel-115206 Беренчедән, физиология. Көннәрнең җылы, кояшлы булуы безнең кәефкә генә түгел, баш миенә дә йогынты ясый...
2 дня назад
🔥 «Ватаным Татарстан» газетасы «Тәртип радиосы» белән берлектә ТАТАРЧА КАРАОКЕ җырларга чакыра
! Иртәгә, 19 майда Татар матбугаты көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Татмедиа» бинасы (Декабристлар ур., 2) каршында бәйрәм узачак. Танылган алып баручы, җырчы Фәнил Вакказов һәм журналистлар белән яраткан җырларны барлыйк, күрешик, аралашыйк! Иң «тәмле» бәягә газетага да язылып булачак...
2 дня назад
😍 Шушы киңәшләрне тотканда, табигать бүләк иткән матурлыкны бик озак саклау мөмкинлеге бермә-бер артачак
👇🏻 Буш вакытыгызда театр, күргәзмә, төрле чараларга йөрегез. Күңелегезгә хуш килгән шөгыль табыгыз. Мөмкинлеккә карап, сәяхәт итегез. Күзләрегездә илһамлану очкынын, рухи халәтне күтәренкелектә саклап калу өчен шулай кирәк.   Елмаегыз! Эчкерсез елмаю хатын-кызны бик нык бизи. Тирәгездәгеләрнең юк-бар кимчелекләрен күреп, кәефләрен төшермәгез. Киресенчә, ничек тә мактарга тырышыгыз...
4 дня назад
📌 Май бәйрәмнәрендә борыч кәлшәсен теплицага утыртучылар булгандыр инде
Ләкин бу «көйсез кодагый»ның холкын белүчеләр беркайчан да ашыкмый. Чөнки аның тамырлары туфрак 14–15 градуска кадәр җылынгач кына «эшли» башлый. Юкса үсентене төрле чирләр борчыячак һәм рәтле-башлы уңышын да күреп булмаячак...
4 дня назад
📣🧐 Яз җиттеме, авыл урамнарына үзенә күрә бер җанлылык керә: капка төпләреннән сары йомгактай чебиләрнең, үрдәк-каз бәбкәләренең тавышы
ишетелә башлый. Бу – авыл халкы өчен җаваплы һәм шул ук вакытта куанычлы чор да. Быел кош-корт базарында хәлләр ничек? Чебине сатып алу отышлымы, әллә үзең чыгару яхшыракмы? 👇🏻 https://vatantat.ru/news/iomry-masakat-avyl-xalky-kos-kort-ala-baslady-115179 Кош-кортны төрлечә алабыз: эресен дә, вагын да. Элек бер көнлекләрне дә күп алдык, тик саклап бетереп булмагач, соңгы елларда бер айлыкларны алып кайта башлаган идек...
4 дня назад