БАЛ БАЛЫ.
Балны, аның тәмен белмәгән кеше юктыр дөньяда. Ә менә шуның хуш исле кәрәзеннән коелган бал балын белүчеләр сирәктер, мөгаен. Менә шул бал балы дигән искитмәле тәмле, зәһәр эчемлекнең тәмен мин кияүгә чыккач кына белдем.
Бәхетле килен мин: дүрт килендәшем бар. Җитмәсә, иң олы килен дә әле үзем. Ә олы киленне кайда да хөрмәтлиләр, яраталар, санлап, һәр эшне киңәшләшеп башкаралар...
Җәй җиттеме, бөтенебез авылга ялга кайтабыз. Бөтен “атпускы тәме” – печән, утын әзерләү, мал-туар карау, ашарга пешерү, юу-чистарту, бала-чаганы, ир-атны сыйлау, җайга салу...