349 читали · 2 года назад
Бер көн мин универ группадаш егетләр-кызлар белән Ялчык күленә бардык. Күлнең түбән ярында без ауган талны табып, ул тал кисекләреннән учак яндырып җибәрмәкче булдык. Тал ул мәзәк агач. Тал утынлы учакны өрдергәндә янып тора бугай. Өрдерүдән туктагач, учак янудан туктады. Ну без кире малайлар, төне буе өрдереп, бар булган тал кисәкләрен яндырып бетердек. Өрдерүдән туктамый торып. Без бит "учак теориясен" беләбез. Җиңел кабызыла торган материал аның кабызуы өчен кирәкле энергиядән артык энергияне бирә башлый. Ул энергия белән авыррак кабызыла торган материалны кабызалар, аннан авыррак та авыррак кабызыла торган материаллар яна башлый. Иң беренче материалны кабызучының энергиясен йотмый инде ул. Шуннан да учак ул табышлы нәрсә: җиңел ясаганың авыррак эшкә үзе күбәеп китә. Учакка ут салганда, син шул эффектка таянып, син белән синең учагың эффектив булачак дип ышанып каласың. Хәзерге тормышым да ул "тал утынлы учак" кебек. Күп тапкыр төрле процессларны кабызмакчы булып, "яна башлады" дип өметләндем. Эш, экология, телне, шәһәрне саклау, урбанистика, балаларны үстерү һбһб. Ул процесслар мине җылыта башлаганнар бугай. Ә хәзер карыйм: юк, ул учакларны өрдереп, мин тирләнеп кенә җылындым, ә учаклар өрдерүемсез сүнә башлыйлар. Кайбер процессларда сәбәбе - ул процессларга ягулык булмаган кешеләр. Таллардагы сулар кебек, кабызыла торган кешеләрне махсус рәвештә суыталар. Кайбер процессларда - шул процессларның табигате шундый. Табышлы түгел, үз үзене кабызмый торган процесслар шул. Ә мин, җүләр, ул табигатьне белмичә, өметләнгән идем. htaplink.cc/...day Тейага булышыгыз!
Ұлы географиялық ашылулар
XV ғасырдың аяғында басталған ұлы географиялық ашылулар - адамдарға жер шарының жаңа кеңістігін ашып бергені даусыз. Еуропалық ұлы географиялық ашылулардың басында португалдықтар мен испандықтардың тұруы жәйдан-жәй емес. Бірақ бұл португалдықтар мен испандықтардың ұлы географиялық ашылуларға дайындалғанында емес. Тіпті бұл үрдіске Құдай осы халықтарды таңдап алды - деп айтқанымызда жөнде болмас. Жәй ғана ұлы географиялық ашылуларға - аталмыш халықтардың ұлт болып қалыптасу үрдісі тұспа-тұс келді десек дұрыс айтқанымыз болар...