138 подписчиков
«Данилов абый», «Данилов бабай» дип, үз итеп дәшәләр аңа. Үзе дә сөйкемле бабай, 30 октябрьдә 85ен тутырса да, егетләр кебек җитез, аксакаллардай зиһенле. Җитәкче урыннарда эшләгән: Апас районында Халык контроле комитеты рәисе, райкомның икенче секретаре булган, Казанда Татарстан авыл хуҗалыгы химиясе берләшмәсендә, «Тасма»да, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында җаваплы вазифалар башкарган. Тарихка теше үтәрдәй гыйлем иясе дә: туган төбәк тарихы буенча берничә китап авторы, атказанган төбәкне өйрәнүче...