ТАТАРСКИЕ песни традиционные НАСТОЯЩИЕ
Кайбычта Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды
26 апрель – халык шагыйре, милләтебезнең йөз аклыгы булган бөек шәхесебез Габдулла Тукай туган көн. Шул уңайдан район мәдәният йортында Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды. Үзәк китапханә, Галия Кайбицкая музее, район мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәргән тантанага олысы, кечесе — күңелендә шигырь уты йөрткән һәркем килгән иде. Мәдәният хезмәткәрләре, Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, Олы Кайбыч, Бәрлебашы мәктәбеннән килгән укучылар тамашачыларны гүя бала чакка алып кайтты...